Мөслим-информ

Бер йортта өч буын гомер кичерә

Иске Чакмак авылында яшәүче Җиһангировлар гаиләсендә өч буын гомер кичерә: Рәкыя апа белән Әссәр абый, аларның уллары Илнур, киленнәре Гөлфия, оныклары Талия белән Ислам.

Дини йолаларны, милли традицияләрне саклап, изге ният белән оныкларына тәрбия бирүче аксакалга сокланмыйча мөмкин түгел! Ипләп кенә сөйләшүе, җиңел хәрәкәтләре, чаялыгы, җор теллелеге Әлмәндәр картны хәтерләтте.

– Тормыштан, яшәүдән беркайчан да туеп булмас. Яшәү дәверендә күңелеңдәге изгелек орлыкларын түкми-чәчми синнән соңгы буынга тапшыру – һәркемнең изге бурычыдыр. Балалар, оныклар дип яшибез инде. Алар белән әвәрә киләбез, – ди гаилә башлыгы.

Әби белән бабайның иң олы юанычы – оныклар. Талияләре Ижевск шәһәренең медицина академиясендә белем ала. Исламга – 12 яшь. Ләкин бала авыру. Балалар церебраль параличы, гидроцефалия диагнозы куелган үсмер туганнан бирле бер генә сүз дә әйтмәгән әле.

– Өметне өзмибез. Баш миенә сөйләшергә дигән сигнал килсә, ул сөйләшеп китәргә тиеш. Аның барлыгына куанабыз. Көтеп алган икенче балабыз ул безнең. Нәсел дәвамчысы булырга тиеш иде дә бит, Ходай Тәгалә менә шушындый сынау бирде. Аның юк кына уңышына да сөенәбез, чиксез куанабыз, – ди әтисе Илнур.

...Гөлфия йөклелек чорын яхшы үткәрә. УЗИдан тикшерү нәтиҗәләре дә сабыйның авыру икәнен күрсәтми. Бәби табу бүлмәсендә улының кычкырып елап җибәргәнен әле дә хәтерли әни кеше. Баланың башы кендеккә шактый нык уралган була. Кислород җитмәү сәбәпле, нарасыйның физик һәм акыл үсеше тоткарлана. Өйдә тормыш иптәше белән улының кайтуларын көткән әти кеше, каенана белән каената да төгәл бер ай иң бәхетлеләр була. Бик тә елак була бала. Сабыеның көнен дә, төнен дә туктаусыз елавына сабыр канатлары сынган Гөлфия үзе дә тиз кызучан, ярсып китүчәнгә әйләнә.

– Нервылар соңгы чиккә җитте. Әни белән икәүләп, чиратлашып карадык Исламны. Балага кушылып мин дә елыйм. Өйдәгеләрнең барысына да авыр булды. 15 минут йокы эләкте микән ул вакытларда?! “Хәерлегә түгел бу” дип, хастаханәгә киттек. Табиб ике кулын селтәп: “Бала елый инде ул! Үскәч, еламыйлар алар!” – диде. Аптырап Яр Чаллы шәһәренә киттек. Баланың башын “снимок”ка төшергәч, Исламыбызның авыру булуы ачыкланды. Шунда табиблар, “Нигә иртәрәк килмәдегез?” дип, гаҗәпкә калдырды. Югыйсә, барган идек бит! Вакытында тикшергән булсалар, бәлки чире дә ачыкланыр иде, нәрсәдер үзгәртеп тә булыр иде. Хәер, үкенүдән мәгънә юк. Ни генә булса да мин үземне бәхетле әни дип саныйм. Шундый баланы карау бәхетен Ходай яраткан бәндәләренә генә бирәдер. Авырлыкларда сыгылмаска, киртәләргә абынмыйча яшәргә өйрәндем, – ди Гөлфия.

Гөлфия Җиһангирова – шәфкать туташы. Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә эшләгәндә аны һәркем “ак халатлы изге җан” ди иде. Авыру баланы ташлап китеп булмый. Эш урынын алыштырырга туры килә аңа. Социаль яклау бүлегенә социаль хезмәткәр булып урнаша. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өенә барып, ярдәм күрсәтә Гөлфия – кемгә уколын кадый, кемгә азык-төлеген, хуҗалык кирәк-яракларын алып кайтып бирә, коммуналь хезмәтләргә килгән түләүләрне түли.

... Җиһангировларның йортында һәр җирдә бала уенчыклары. Тракторы да, машинасы да, пистолеты да, пирамидалар да бар... 12 яшьлек Ислам алар белән яратып уйный. Өйгә кунаклар килүен бик ярата. Әнисенең кайтуын тәрәзәдән күз дә алмый көтә, якын кешесе кайтып кергәч, аның кочагына атыла.

– Тәрәзә төпләребездә гөлләр дә утыра башлады хәзер. Исламның холыксызланган вакытларында алар да идәнгә төшеп “кунаклый” иде, – дип елмая Рәкыя әби. – Бик кызыксынучан. Тик аның белән кая да булса баруны күз алдына да китереп булмый. Телевизор карарга, әтисе белән тракторга утырып йөрергә ярата. Улыбыз күпләп мал да асрый башлады. Ислам да әтисенә ияреп чыгып китә дә, гел бергәләп мәш киләләр. Урамны, саф һаваны ярата. Ике яше тулгач кына тәпи китте. Утыра да белмәгән оныгыбызның атлап китүе безнең өчен зур бәхет һәм чын могҗиза булды. Андый шатлыкны үлчәр бизмәннәр дә юктыр, безнең өчен әле аннан да зур бәхетнең булганы юк ,– дип, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп куйды Рәкыя апа.

40 ел терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан Рәкыя апа – гаиләнең учагын сүндермичә, аны саклап тотучы изге җан. Ислам белән бергә өстәл артына утыра әби, аның белән уйный. Әбисеннән күреп, куллары белән битен сыйпап, амин тота, авызларын селкетеп “әппәр” дигәндәй итә. Янында тагын берәрсе булса, амин тоттырмыйча, өстәл артыннан торгызып җибәрми Ислам.

– Бер мәртәбә әллә ялгышып, Исламыбыз “әти” сүзен әйтте. Әтисе ишектән чыгып бара иде, киреләр керде, балакаем. “Улым, тагын бер генә әйт әле!” дип күпме генә сораса да, башка кабатламады. “Телләр бир сабыебызга!”, дип Ходайдан ялварабыз инде. Савыгып китсен, дип догалар укыйбыз. Аллаһ кулында барысы да. Исламның хәтере бик яхшы. Авыл урамнарын иңләп, адашмыйча үзе кире кайта белә. Ләкин аны бер генә минутка да күз уңыннан югалтырга ярамый. Йортыбызга юл да якын, суы да, – ди Әссәр абый.

... Ак карларны ерып, Гөлфия улын чанада тартып йөгерә. Ислам көлә, елмая. Бу вакытта алардан да бәхетлерәк кеше юктыр төсле. Әнә, әби белән бабай да капка төбендә оныкларының сөенгәнен хозурланып күзәтеп тора. Капкадан үрелеп, әтисе дә улын барлый. Һәрберсенә кадерле шул Ислам. Сөйкемле сөяге бар аның! Ихластан килеп кочаклый, үзенчә нидер аңлатмакчы була. Аның һәр хәрәкәтендә – самимилек! Әби-бабайлы, әти-әниле гаилә җылысында ярату тоеп яши. Шушы ярату, җылылык һәм наз сабыйның теле ачылуга да сәбәп булсын иде,Ислам көтмәгәндә сөйләшә башласын иде... Балаларын юкка да кыерсытып, аларның һәр адымыннан гаеп табып яшәгән әти-әниләр Җиһангировлардан үрнәк алсын!

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: