Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сикиядән Фәүзия апага һәйкәл куярлык!

Безнең Сикия авылында хөрмәткә лаек өлкәннәр бик күп. Авылыбызның Ак әбие Мөсәдәнә апа, Гөлгенә, Гүзәлия, Рузалия, Гөлҗәннәт, Нурия, Гөлфая апаларның тормыш юлына сокланмый мөмкин түгел. Ә мин үземнең күршем Фәүзия апа турында язасым килә.

Фәүзия апа - Яңа Карамалы авылы кызы. Авылның уңган егете Флүн абый аны гомерлек яр итеп алып кайта. Шул көннән башлап, лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшләде, бик күп бүләкләргә, мактауларга лаек булды ул. Әлеге тырыш гаилә гөрләтеп дөнья көтте, алты баланы укытып, тормыш юлына озаттылар. Гомер юлында күп кайгылар кичерергә дә туры килде аларга. Башта - уртанчы уллары, соңрак олы улы белән килене юл фаҗигасендә вафат булдылар. Бер йөрәккә өч газиз бала үлеме, өч фаҗига! Ятим калган 2 оныкларын тәрбияләп үстерүчеләр дә алар булды. Мондый олы йөрәкле, саф күңелле, көчле рухлы Анага һәйкәл куярлык.

Көчле кеше елый белми диләр,

Җиңел, диләр аңа яшәве.

Тышка чыкмый, бәгырь эчләренә

Түгелә бит аның яшьләре.

Ни кызганыч, бүген инде Флүн абый да арабызда юк. Фәүзия апа бүгенге көндә улы Флүс, килене Тәнзилә тәрбиясендә гомер кичерә. Аларның өенә барып керү белән күңелгән ниндидер якты нур, җылылык иңә. Аның чигеп эшләгән картиналары, аллы-гөлле чәчәкләре, күз явын алырдай чигүле мендәрләре, сөлгеләре бик күп конкурсларда катнашып, бүләкләргә лаек булды.

Тормышымның авыр чакларында күршем Фәүзия апага кереп сыена идем. Ул, яхшы киңәшләре белән юатып, һәрвакыт ярдәм кулы сузды. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Аңа чын күңелемнән исәнлек-саулык, бәхетле картлык телим. Фәүзия апа әлеге бәхеткә, һичшиксез, лаек.

Рузалия Асадуллина.

Сикия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев