Мөслим-информ

Сикиядән 104 яшьлек Тәрҗимә Харисова: "Мин тормыштан канәгать"

Гасыр чиген узган йөзъяшәрләрне битләрендәге җыерчыклары да бизәп тора төсле. Сикия авылында гомер итүче Тәрҗимә Харисовага да тиздән 104 яшь тула.

Озак яшәүнең сере хәрәкәттә, ди күпләр. Ләкин Тәрҗимә апаның малае: "Әниебезгә миһербанлы йөрәге өчен Ходай озын гомер биргән. Кулын каш өстенә куеп, болдырга чыгып, әткәйнең эштән кайтуын, безнең уеннан кергәнне көтәр иде әнкәй. Шул вакытларны бик еш искә төшерәм. Аның беркайчан орышканын, тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Фәрештәбез булып яши ул янәшәбездә", - ди улы Фирдәвес. Фирдәвес абыйга бүген 70 яшь, инде үзе әти дә, бабай да булган, оныклар сөя.

- Тормыш иптәшемне бик бәхетле кеше дим мин. Ходай Тәгалә аңа бөтен гомере буена әниле булу бәхетен биргән. Балаларыбыз да ипле, акыллы булып үстеләр. Сабыр, итагатьле каенанам оныклары өчен өлге булды. Ул аларны ипләп кенә өй эшләренә өйрәтте, - ди Нурия апа.

Тәрҗимә апа - Актаныш районының Түбән Яхшый авылыннан. Сикия егете Хәниф, Актаныш районының Мәчти авылында укытучы булып эшләгәндә Тәрҗимәне очрата да, дөньясын онытып гашыйк була. "Риза булмасаң, урлап булса да алып кайтып китәм", дигән егеткә кыз каршы чыкмый, озак та үтми Сикия авылына килен булып төшә. Эшчән, гади, кешеләр белән һәрвакыт елмаеп сөйләшкән кызны авыл халкы да бер күрүдә үз итә. Хәниф абый да авылның универсаль кешесенә әйләнә: мич тә чыгара, мал табибы булып та эшли, йортлар сала, тимерчелектә эшли, шул ук вакытта колхозда терлекләр дә карый.

Тәрҗимә апа чигү, бәйләү эшләре белән дә яратып шөгыльләнгән. Ул чиккән мендәр тышлары, кулъяулыкларның исәбе юктыр. Сөйгәннәрен хәрби хезмәткә озатучылар Тәрҗимә ападан кулъяулык чиктереп ала торган булганнар. "

- "Синең кул җылысы тигән кулъяулык әллә нинди авырлыклардан саклый", - дип әйтәләр иде, хәзер картаелды инде. Гәҗитен дә укыдык. Искечә дә, яңача да укый-яза белгән буын инде без. Тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыдык, ләкин уфтанмадык. Сугыш чорында Воронеж шәһәренең хәрби заводында корал җитештердек. Совет солдатларын коралландыру өчен куйган хезмәтебез ифрат авыр булса да, җиңү таңын якынайтабыз дип ышандык. Һәм бу ышаныч безгә җиңү китерде, - ди сөйли йөзъяшәр әби.

Тәрҗимә апа белән Хәниф абый өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Фирдәвес белән килене Нурияның да өч уллары бар. "Ходай безгә кызлар бирмәде инде. Аның каравы, улларыбыз кызлар кебек кул арасына кереп үсте", - ди Нурия апа.

Бүгенге көндә Тәрҗимә апа улы Фирдәвес белән килене Нурия тәрбиясендә гомер кичерә. Сикия авылында бер ихатада матур булып балкучы ике йортны да төзек итеп, тәртиптә тоту өчен шактый тырышлык кирәк.

- Бу йортның берсен әткәй белән әнкәй икәүләп сипләп салып кергән. Әнкәй өчен бик кадерле ул йорт, әткәйнең истәлеге булып тора. Икенче йортны әткәй белән икәү салдык. "Универсал Хәниф" диләр иде аны авылда. Бик оста кеше иде, мәрхүм. Балта остасы ул елларда бик мәртәбәле һөнәр саналган. Әткәй салган йортның нигезе нык, анда һаман да әти рухы сизелә, - дип әтисен искә ала Фирдәвес абый.

Сугыштан соңгы елларда Горький шәһәрендә торф чыгаруга йөргән, соңыннан, авылда терлекчелектә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Тәрҗимә апа яшьлегендә бик күпләрне гашыйк итәрлек зәңгәр күзле, озын кара толымлы, нечкә билле матур кыз булган. Моны аның яшьлектәге фоторәсемнәре дә дәлилли. Матур да, сабыр да, эшчән дә Тәрҗимә бүген картлыгының кышына кереп бара.

- Хәерле озын гомер бирде Ходай Тәгалә. Мин тормыштан канәгать. Улыма, кызым кебек якын киленемә, "әбием" дип өзелеп торучы оныкларым һәм оныкчыкларым булуга чиксез сөенәм. Инде алар хәвеф-хәтәр күрмәсеннәр. Минем кебек озын гомерле, сәламәт булсыннар, - ди Тәрҗимә апа.

Күңел матурлыгын югалтмаган Тәрҗимә апага без алга таба да якыннары янәшәсендә бәхетле гомер кичерүен телибез!

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: