Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сикия авылын су басканмы?

Социаль челтәрләрдә, хәтта үзәк телевидение каналларында Сикия авылын су басу турындагы хәбәр барлык килешләрдә дә төрләнде.

Быелгы кыш карлы булды. Бу исә язгы кар сулары да күп булыр дип курыккан халыкны сагаерга мәҗбүр итте. Бәхеткә, басуларда кар әкрен эреп, су нигездә җиргә сеңеп барды. Нәтиҗәдә җирлегебездә торак секторга зыян китерерлек язгы ташулар күзәтелмәде, елга-күлләрдә дә су артык күтәрелмәде. Шуңа да карамастан, социаль челтәрләрдә “Сикия авылын су баскан” дигән хәбәр таралып, массакүләм мәгълүмат чаралары өчен азык булды. 
– Татарстанның Мөслим районы Сикия авылы су астында калган! 
– Авыл янәшәсеннән агучы Сикия елгасы ярларыннан чыгып ташыган. 
– Йортлар, мунчалар, ишегаллары су астында калган! Кайбер йортларның түбәләре генә күренеп тора! 
– Су баскан урында коткаручылар эшли. 
Сенсацион характердагы шундый хәбәрләрне телеграм каналлар, инстаграм аккаунтлар, электрон газеталар, телеканаллар берсеннән-берсе арттырып, купыртып кинәнде.
Сикия авылы халкының гына үзләренең, һич уйламаганда, көн геройларына әверелүләренә артык исе китмәде кебек. Хәер, “герой” дип әйтерлек тә түгел инде: авылны килеп күрүче дә, халкы белән сөйләшүче дә булмады. 10 апрельдән башлап социаль челтәрләрдә таралган видеоны карау барысын да хәл итте. Зур су бармы – бар, су астында калган өйләр күренәме – күренә. Барысына да шул җитте. Сенсацион вердикт чыгарылды: Сикияне су баскан!
Чынлыкта авыл калкулыкта утыра. Аңа якын килерлек су да юк. Интернет челтәрендә таралган видеода “вакыйга” узган гасырның җитмешенче еллар ахырында авыл хуҗалыгы җирләрен сугару максатында Сикия елгасын буып төзелгән капиталь буада бара. “Татмелиорация” траст компаниясе “акционерлык җәмгыятеннән алынган мәгълүматларга караганда, төзегәндә үк аның проект куәте 2 млн 160 мең кубометр су сыйдыруга исәпләнгән булган. Ярты гасырга якын хезмәт иткән буада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән 2019-2020 елларда капиталь ремонт эшләре башкарылган. Аңа кадәр задвижкалары эшләмәгән, су ташлагычы җимерек булган буа капиталь ремонттан соң тулы куәтенә су кабул итә башлый. 
Басулардан төшкән һәм Сикия елгасыннан килгән язгы су буаның суын тагын да арттырган. Нәтиҗәдә кайчандыр буага якын гына урында законсыз нигездә төзелгән ял йорты да, андагы мунча һәм беседка да су астында калган. 
– Ял базасы гына анда. Ул йортта кеше яшәми иде. Җәйләрен ял итәргә генә килгәләделәр. Буа суы әзрәк кимесен иде. Җиләк болыннары да су астында калды алайса, – ди Нурия Хөснуллина, хәлгә ачыклык кертеп.
– Төзелгәннән бирле буада язын суның өч тапкыр артканы хәтердә калган. Быел нык күтәрелде су. Ничек кенә булса да, аның авылга куркынычы юк, – ди Илшат Хаҗиев.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге белгечләре, урында булып, барлыкка килгән хәлгә ачыклык кертте.
– Законсыз төзелгән биналарның су астында калуының сәбәбенә килгәндә, Сикия буасының суы, язгы сулар күпләп килү сәбәпле, нык кына күтәрелде. Бүген ул су ташлагычтан агып тора. Сикия авылына исә бернинди су басу куркынычы да янамый. Хәтта буадан су күпләп киткән очракта да. Чөнки Сикия елгасының су үтә торган юлы чокырлы урында – авыл урнашкан урыннан шактый түбәнлектә урнашкан, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлеге әйдәүче консультанты Ленар Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X