Мөслим-информ

Сихерне сихер белән дәвалап буламы?

"Соңгы араларда сихер турында еш ишетергә туры килә. Ә сихерне икенче сихер белән дәвалап буламы икән?" Интертат.ру электрон почтасына Рәмзия юллаган бу сорауга, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә: - Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган. Бу имансызлык чагылышы...

"Соңгы араларда сихер турында еш ишетергә туры килә. Ә сихерне икенче сихер белән дәвалап буламы икән?" Интертат.ру электрон почтасына Рәмзия юллаган бу сорауга, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә: - Сихерне икенче сихер белән дәвалау шәригать тарафыннан тыелган. Бу имансызлык чагылышы булып тора. Җәбир шулай сөйләгән: "Аллаһ Рәсүленнән сихерне (икенче бер сихер белән) дәвалау турында сорагач, ул: "Бу - шайтан гамәлләренең берседер", - дигән. Сихерне җеннәр кабиләсенең сихер өчен җаваплы башлыгына, аннан ярдәм һәм шәфәгать сорап мөрәҗәгать итә һәм шуның белән зур гөнаһ эшли, тирән мәҗүсилеккә бата. Әгәр дә үзе башкарган сихерне ул сихерче үзе ала икән, бу Аллаһ ихтыярында. Ә инде сихерне башка сихерче эшләгән икән, сихерләнгән бу кешедән җеннәр барыбер чыгып китмәскә мөмкин. Иманын җуйган кешегә мөрәҗәгать иткән һәм шайтаннардан шәфәгать сораган кеше бик зур гөнаһ эшли. Бу дөньяда да, ахирәттә дә Аллаһының җәзасын алырга лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: