Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сигезенче дистәсен тутырса да, уеннарда аны җиңгән кеше юк әле!

Гөлчирә апа, 76 яшендә булса да, һаман кызлар кебек җитез хәрәкәтле. Сабантуйларда, кышкы спартакиадаларда, башка төр бәйгеләрдә активлык күрсәткән райондашыбыз үҗәтлеге, өлгерлеге белән аерылып тора. Гөлчирә Хәсәнова быел да Мөслимдә узачак милли бәйрәмне зарыгып көтә:

- Катыктан тәңкә эзләрмен, җеп эрләрмен, дип торам. Әлеге уеннарда катнашачагымны күз алдына китерү белән, күңелне ниндидер бер рәхәт хис биләп ала, - ди ул.

5 яшьлек оныгы Айгөл дә әбисеннән калышмый. Узган ел чүлмәк ватарга кергән бәләкәч быел да әбисе белән бәйрәмгә барырга әзерләнә.

Гөлчирә апа - сугыш чоры баласы, 1941 елда дөньяга килгән ул. Үзен белә белгәннән бирле хәрәкәтле уеннарда, күмәк чараларда катнаша.

- Безнең чорларда да булды ул сабантуйлар. Каенсаз авылы кызы бит мин. Бәйрәмгә Ташъелга авылына тарантаслы ат белән бара торган идек. Ике абыем бар иде. Курчак кебек киендерерләр дә, урталарына утыртып алып чыгалар бәйрәмгә. Минзәлә районының якын-тирә авылларыннан да киләләр иде Ташъелга. Барыбыз бергә җыелып, күңелле итеп урман буенда уздырдык бәйрәмне. Ул елларда иң зур бүләк итеп суыткыч, тәкә, телевизор бирделәр. Хәзерге кебек машина, мотоцикллар булмады.

- Авыл сабантуеннан соң, ат белән Мөслимгә төшә идек. Ул елларда сабантуйларында хәзерге кебек шоу-тамашалар булмады. Сабан бәйрәме иде бит ул. Язгы кыр эшләре беткәч, эшче халык рәхәтләнеп бер көн ял итәр иде. Уеннары да кызык, мавыктыргыч иде, - дип яшьлек елларын сагынып искә алды Гөлчирә апа.

Гомер буе сыер савучы булып эшләгән ул. Хезмәт кешесенең әлеге бәйрәмне көтеп алуы да юкка түгел. Сыер җилемен тартудан сызлаган бармак буыннарын, иелеп эшләүдән тоз утырган аркаларны уеннарда язмый, кайда язасың инде тагын?!

- 1964 елда Мөслимгә күчеп килдек. Шул вакыттан бирле бер генә сабантуйны да калдырганым юк. "Бар, бар, йөреп кайт. Күңел ач, миңа карап торма", - дип җибәрә иде картым Рәис тә. Быел әле Чакмактан яшь чакта бергә торфта эшләгән иптәш хатынны да чакырырмын дип торам, - ди ул.

Йөгерү, көянтә белән су ташу, капчык киеп узышу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү - сабантуе бизәге булган әлеге уеннарның барысында да катнаша Гөлчирә апа.

Иң беренче алган бүләге - мич чүлмәге булган. Чүлмәк ваткан өчен бирелгән әлеге бүләкне һаман да саклый. 2015 елда "Иң шәп балык тотучы" да булды әле ул. Ваннага кереп, иң зур балыкларны эләктергән өчен беренче урынны бирделәр үзенә! Кыю, куркусыз йөрәкле, күпмедер дәрәҗәдә үзсүзле дә булган райондашыбыз бу елны да сынатмас әле!

- Сигезенче дистәмне вакласам да, менә шулай уен-көлке белән куам мин сиздермичә генә килгән картлыкны, - ди Гөлчирә Хәсәнова.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама