Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син "АВЫЛ УТЛАРЫ"на язылдыңмы әле?

Без – “Укырга, укырга һәм укырга” дигән лозунг астында үскән буын. Уку – китап укумы, газета яисә журналмы – безгә көн саен кирәкле гамәл. Хәрәкәт, тизлек заманында иң җайлысы газета уку.

       Дөрес, сатып алырга өлгерсәң яисә вакытында язылган булсаң. Ә икенче яртыеллык өчен газета-журналларга язылу, шул исәптән “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталарына язылу да, тулы куәткә бара инде. 10 майдан 20 майга кадәр Әбунәче ункөнлеге игълан ителде – бу чорда район газетасына ташламалы бәяләрдән язылырга була. Шулай булгач, ашыгырга кирәк. Ә сез газета-журналларга язылдыгызмы әле?

       Илүсә Исламова, 
       Баланлы авыл җирлеге башлыгы: 
– Газета-журналларга язылмый калганыбыз юк. “Татарстан яшьләре”н яратып укыйм. “Жирле үзидарә” журналы эшем буенча кирәк. Ә “Авыл утлары”ннан башка, гомумән, яши алмыйм. Аннан күп мәгълүмат алам, райондашларыбызның шатлыклары өчен сөенәм, кайгыларына борчылам. Газета-журналларны гаиләбез белән укыйбыз. Кем беренче ала, шул укый башлый. Күпбитлеләрне битләп аерып алып укыйбыз.    
       Миләүшә Гарипова, 
       Мөслим: 
– Әле язылырга өлгермәдем. Бөтен эшне ташлап, бу атнада ничек тә язылып кайтырга кирәк инде. Газета-журналларны элек күпләп алдыра идек. Хәзер акча җитми шул аларга, язылу бәяләре бик кыйммәт. Шулай да берничә газета һәм журнал алам. Әмма яз көне эш күбәеп китте әле. Кичтән тотып яткан атналык “Ватаным”да, битләрен таратып, укылмаган көе идәндә ята, “Сөембикә” белән дә “очрашу” билгесез вакытка кичектерелер, ахры. 
       Лариса Нуриева,
        Мөслим почта элемтәсе бүлеге почтальоны: 
– Почта таратканда, өйләргә, оешмаларга кереп, газета-журналларга яздырам. Бик теләп языла халык. “Авыл утлары”н, “Ватаным Татарстан”ны алдыралар, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Юлдаш” һәм башка газеталарга язылалар. Бу атнада арзанракка язылырга мөмкин булуы да әйбәт. Минем участокта Нәзилә Шириязданова, Рәмилә Галимова, Фоат Нургалимов, Фәрдия Гәрәева һәм башкалар һәрвакыт бик күп газета-журналларга языла.   
       Клавдия Мусина,

       Мари Бүләр төп мәктәбе укытучысы: 
– Газеталарга теләп язылабыз. Киләсе яртыеллык өчен “Авыл утлары”на да язылдык инде. Күптән түгел генә анда әтием Тимеркәй Шамукаев турында “Горурланабыз” исемле мәкалә басылды. Тагын бер кат, горурланып, укып чыктым. Бөтен авылыбыз ала “Авыл утлары”н. Бер-ике гаилә генә “Сельские огни”га языла  языла.
Мари телендә басылучы “Кугече”, “Мари Эл” газеталарын да алдырабыз. “Ончыко” журналын (“Сөембикә” кебек) яратып укыйбыз. Балаларыбыз өчен “Ямде лий” газетасына язылабыз. Газета-журналларсыз яшәү күңелсез бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев