Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәйхразиев: Конституциягә төзәтмәләр туган телләрен үстерергә ярдәм итәчәк

ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.

Ул Казанның 3 нче гимназиясе бинасында урнашкан участокта булды. Участокка Шәйхрәзиев гаиләсе белән килде. 
«Бу вакыйганы без күптән көттек һәм әзерләндек. Бөтендөнья татар конгрессында Конституцияне яңарту кирәк дигән карарга килдек", - дип ассызыклады спикер. 

Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, бөтен Россия буенча 5,3 млн татар яши.
«РФ Конституциясен яңарту буенча тәкъдим ителгән вариантның эчтәлеге турында сөйләшкәндә, без анда милли республикаларга, телләргә, укуга басым ясалуын яхшы аңлыйбыз. Бүгенге көнгә таянып, без иртәгәсе көн базасын булдырабыз диярлек», - дип ассызыклады Шәйхрәзиев. 

Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе билгеләп үткәнчә, республикада бюллетеньнәр ике дәүләт телендә, татар һәм рус телләрендә бастырылган. Аның сүзләренчә, бу Милли республикаларга Конституц— туган телне үстерү мөмкинлеге бирә торган таяныч булуын тагын бер кат раслый. 

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/27-06-2020/shayhraziev-popravki-k-konstitutsii-pomogut-razvivat-rodnye-yazyki-5752547

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев