Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шуганканың ашыгыч ярдәме

Төн. Ай да бүген никтер чыгарга оныткан. Күктә йолдызлар да юк. Кайдадыр саташып уянган этләр ялкау гына өреп куя. Урам буйлап кемнеңдер акрын гына атлавы ишетелде. Авылның шәфкать туташы Луиза Шәгалиеваның, авырып киткән авылдашына беренче ярдәмне күрсәтеп, ашыгыч ярдәм фельдшерлары кулына тапшырып кайтуы икән.

Әти-әни киңәше 
Шуганка авылында яшәүче Шәмсенаһар һәм Әүхәди Мурзиннар гаиләсендәге биш баланың төпчеге Луиза. Шуганкада сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, Мөслимгә китә кыз. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап, фельдшер булып эшләүче апасы юлыннан китәргә ниятли ул. Әти-әнисе киңәшен дә тота, билгеле. Кулына өлгергәнлек аттестатын алгач, Минзәлә медицина училищесының фельдшер-акушерлар бүлегенә укырга керә. 
– Ул дәвердә акчасы да санаулы, хәзерге кебек иркенлек тә юк иде. Әти-әни йөзенә кызыллык китермәс өчен, тырышып укыдым, бик актив булдым һәм училищены яхшы билгеләргә генә тәмамладым, – ди Луиза ханым. 
Дипломлы белгечне Каенсаз авылына эшкә билгелиләр. Биредә ярты ел гына эшли ул. Шул арада да авыл халкы аны бик яратып, үз итеп өлгерә. 

Туган як чакыргач 
1981 елда “Шуганка” совхозы җитәкчелеге аны авылга чакырып кайтара. Биредә совхоз ярдәме белән фельдшер-акушерлык пункты төзелә, җиһазлар алырга да хуҗалык ярдәм итә. 
– Ул вакытта авылда 500 дән артык кеше яши иде, мәктәптә укучы 150 бала бар. Халык белән аңлашып, килешеп эшләдек. Әлбәттә, араларында төрлесе бар иде. Шулай да күпчелеге, рәхмәт әйтеп, хөрмәт һәм ихтирам күрсәтте, – ди кырык елга якын шәфкать туташы булып эшләүче Л. Шәгалиева. 
Яшь кенә килеш үлем-китем очраклары белән дә очрашырга туры килә аңа. 
– Андый очраклар авыр инде ул. Миндә дә бит шул ук йөрәк. Әмма без башкаларга сиздерергә тиеш түгел. Андый вакытта мин дә йомшап, куркып калсам, башкалар нишләр? – ди Луиза апа. 
Хәтта “кендек әбисе” дә булырга туры килә аңа. Ул килеп кергәндә, инде бала дөньяга аваз салырга өлгергән. Луиза, анага да, балага да беренче ярдәмне күрсәтеп, ире Ришат белән район үзәк хастаханәсенә юл тота. 
– Эшләгән хезмәт елларымда минем гаебем яки ялгышым белән бер генә үлем очрагы да булмады. Ике бәбине өйдә кабул иттем, алар сау-сәламәт булып үстеләр, – ди шәфкать туташы. 
Авылдашлары да аны яратып: “Безнең Луиза куйган диагноз һәрвакыт дөрес була. Куллары да йомшак, шифалы аның”, – диләр. 
Тиң ярымны таптым 
туган җирдә... 
Ул чакта совхозда экономист булып эшләүче Ришат, Луиза авылга кайтып эшли башлагач, пункт тирәсендә еш күренә башлый. Озак уйлап йөрми егет, кызга тәкъдим ясап, 1982 елда өйләнешеп тә куялар. “Мондый тынгысыз хезмәттә эшләүчегә ник өйләндем микән?” дип уйлаганыгыз булмадымы?” – дип сорыйм Ришат абыйдан. 
– Луизага өйләнгәнемә үкенгәнем булмады. Луиза хатын-кызларның барлык матур сыйфатларын да үзенә туплаган. Үзем дә җаваплы вазыйфада эшләгәч, төрле чаклар була иде, соңлап кайткан вакытлар да, иртән генә кайтып кергән көннәр дә. Совхозга килгән кунакларны еш кына өйгә дә алып кайта идем. Луиза һәрвакыт сыйлы өстәл белән каршы алды. Балалар да һәрвакыт караулы, тәрбияле булды. Дүрт яшенә хәтле яшәгән авыру кызыбызны да бик тәрбияләде ул. Шуңа күрә гомерем буе рәхмәтле булып яшим мин аңа, – дип җавап бирде ул. 
– Ришатым мине аңламаса, минем хезмәтемне хөрмәт итмәсә, бу кадәр озак эшли дә алмас идем. Мунчага барган җирдән юынып бетмичә чыгып чапкан вакытларыбыз да булды. Ә төнлә телефон, бөтен кием һәм сумкам карават янында тора. Төн уртасында авыруны үзебезнең машина белән хастаханәгә илткән вакытлар да күп. Ришатымның беркайчан да “бармыйм, йөрмим” дигәне булмады, – ди Луиза ханым.

Әлеге бәхетле гаилә яшәгән йорт та, хуҗалары кебек балкып, нур чәчеп тора. Әле бүген дә ихата тутырып терлек асрыйлар алар. Ике улларын үстереп, югары белем алуда булышып, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген инде киленнәре өчен – хөрмәтле әти-әни, ә оныклары өчен кадерле әби-бабай булып гомер итәләр Шәгалиевләр. Һәр ял саен балалар Мөслимнән әти-әниләре янына ашыгалар. Туган нигезләренә кайтып, йорт эшләрендә булышып китәләр. 
55е тулгач, лаеклы ялга туктый Луиза Шәгалиева. Әмма авылда аны алыштырырдай белгеч таба алмыйлар. Шул вакытта авылдашлары, аны кире эшкә кайтаруларын сорап, үзәк хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. 
– Луиза ханым – бик тә хөрмәтле кеше. Аңа киңәшкә дә киләләр, белеме дә, тәҗрибәсе дә зур аның. Ришат абый белән күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Ришат абый безнең иҗтимагый совет рәисе дә әле. Авылда үтүче бәйрәм чараларында да актив катнашалар, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова. 
...Китәргә кузгалганда гына ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Бу юлы да ялгышмады Луиза ханым: аны хәле кинәт авырайган авылдашы янына чакырып килгәннәр. Ул, дару-препаратлар салынган сумкасын алып, аны дүрт күз белән көтүче авыру янына ашыкты. Димәк, тагын бер авыру бүген кирәкле ярдәмне үз вакытында алачак...

Луиза Шәгалиева киңәше: 
– Бүген яшьләрнең күбесе яңа туган сабыйларына тиешле прививкаларны ясатудан баш тарта. Әти-әниләр ул прививка һәм вакциналарның төрле куркыныч йогышлы авырулардан саклавын онытмасын иде. Прививкалар балалар параличы, гепатит, столбняк кебек катлаулы авырулардан сакланырга ярдәм итә. Кызылчага каршы прививканы ясатмау киләчәктә кызларны әни булу бәхетеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Паротитка каршы прививка ясатмау ир-егетләрдә нәсел калдыру сәләтен киметә.

Бүгенге көндә Шуганкада 206 кеше яши. Ундүрт яшькә кадәрле – 27 бала, 1 яше тулмаган 3 сабый исәпләнә. Инвалидлар – 34, пенсионерлар – 112 кеше. Авылда ел дәвамында 3 бала туган, 9 кеше үлгән. Диспансеризация буенча күрсәткеч – 95%, флюорография үтү буенча 87% тәшкил итә.

Фәридә Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев