Мөслим-информ

Шуганкада көн дә бәйрәм гөрли

Шуганка авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Супер әни! " исемле конкурс үткәрделәр. Чарада катнашучы әниләр төрле номинация буенча көч сынаштылар. Программада үзләре белән таныштыру, тәмлетамак, оста куллар, "Исемең матур, кемнәр куйган" музыкаль табышмак, зирәклек, акыл биремнәрен уңышлы итеп башкардылар. Һәр уенчының үз җанатары бар иде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай...

Шуганка авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Супер әни! " исемле конкурс үткәрделәр. Чарада катнашучы әниләр төрле номинация буенча көч сынаштылар. Программада үзләре белән таныштыру, тәмлетамак, оста куллар, "Исемең матур, кемнәр куйган" музыкаль табышмак, зирәклек, акыл биремнәрен уңышлы итеп башкардылар. Һәр уенчының үз җанатары бар иде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук китап кургәзмәсе эшләнде, китапханәче яңа китаплар белән таныштырды. Көлке көне уңаеннан "Рус килене" скетчы күрсәтелде, үзешчәннәр катнашында концерт куелды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте һәм дискотека белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: