Мөслим-информ

Штраф кына куркытмый

Кешенең күп вакыты юлда үтә. Мәктәпкә, эшкә, кибеткә, кунакка бару-кайту гына түгел, кайберәүләрнең эше дә юллар белән бәйле. Шулай булгач, юллардагы иминлек, куркынычсызлык та беренче урында булырга тиеш. ДАИ хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел җирлегебездә юл-транспорт һәлакәтләре саны шактый кимегән. Узган елның шушы вакытында барлыгы 116 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булса, быел әлеге сан 94не тәшкил итә.

– Әлеге юл һәлакәтләренең барысы да механик характерда. Узган елдан аермалы буларак, үлем-китемнәр юк. Аварияләрнең алтысында 9 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алды, шуларның берсе – җиде яшьлек бала. Машина юлыннан велосипед белән барган балага 14 нче модельле “Жигули” килеп бәрелә. Шоферның машина йөртү стажы бер айдан да ким булган. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Машина руле артына утыргансың икән, син аеруча сак булырга тиешсең. Күп кенә шоферлар бу хакта оныта, ахры. Зур тизлектә район урамнарыннан чабу бернинди кысаларга да керми. Торак пункт эчендә машинада йөрү тизлеге сәгатенә 60 километрдан артмаска тиеш, – ди район буенча ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны да кимеми икән. ДАИ инспекторлары хәбәр итүенчә, ел башыннан алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган 54 кеше тоткарланган. Шуның 12се – машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, кабат руль артына утыручылар. Аларга карата җинаять эшләре ачылган, мәҗбүри эш яки штраф билгеләнгән. Өч елга машина руле артына утырудан мәхрүм ителүдән тыш, алар “праваларын” кабат имтихан тапшырып алырга тиеш булачак.

– Ни кызганыч, әлеге категория гражданнар закон белән исәпләшүне кирәк санамый. Нәрсә уйлап, исерек хәлдә кабат руль артына утырырга була? Кайберәүләре хәтта көч-хәл белән аякларында басып торалар. Туктаткан очракта каршылык күрсәтәләр, качмакчы да булалар. Шунысы аяныч: гүзәл затлар да алкогольле эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә итә башлады. Исерек шоферлар юлларда зур куркыныч тудыра. Кеше гомерләре белән нәкъ менә алар уйный да инде! – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Юллардагы иминлекне саклау һәм һәлакәтләрне киметү, юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатында җирлегебездә ай саен “Тоннель” операциясе үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләрнең дә, руль артындагыларның да кагыйдәләрне үтәүләрен аерым игътибарга ала. Ел башыннан куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 186, балаларны машинада махсус креслодан башка йөрткән 49 шоферга административ беркетмә төзелгән.

Шушы көннәрдә генә районда “Игътибар, балалар!” операциясе төгәлләнде. Аның барышында сабыйларын машинада махсус креслодан башка йөрткән ике хатын-кызга 3 мең сум күләмендә штраф салынган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 7 үсмергә карточкалар төзелгән.

“Мобильник” операциясе дә юллардагы иминлекне саклау, тәртип бозуларны профилактикалау максатын күздә тота.

– Руль артында телефоннан сөйләшеп баручылар еш очрый. Бу юл-транспорт һәлакәтләренә, төрле күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Чөнки руль артында телефоннан сөйләшү, смс хәбәр язышу һ.б. машина йөртүченең игътибарын нык киметә. Шофер юлдагы ситуацияне күз уңыннан ычкындыра, нәтиҗәдә авария килеп чыгу куркынычы арта. Шундый шоферлар да бар, алар руль артында телефоннан уен уйнап барырга да “җитешә”! Ваемсызлык микән бу, юләрлек микән?! – ди Айнур Хәйретдинов.

Чыннан да, юлда барганда телефоннан сөйләшү шоферның игътибарын читкә җәлеп итә. Югыйсә, руль артында барганда кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге бирүче техник җайланмадан файдаланырга да була. Нәкъ менә телефоннан сөйләшеп барганда тоткарланган 8 райондашыбызга Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.36нчы матдәсе нигезендә 1500әр сум күләмендә штраф салынган. “

Кооператив урамында күләмле ремонт эшләре бару турында мөслимлеләр хәбәрдардыр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алып һәм иминлекне саклау йөзеннән машиналарны юлларда калдыру, туктап тору (стоянка) катгый тыела. Элек кеше кая теләсә, шунда машинасын калдырып китәргә гадәтләнгән иде. Хәзер моның өчен штраф салыначак. Машиналарны юлда калдыру да иминлеккә киртә булып тора. Ике яклап юлларга бордюрлар куелгач, яшел зона, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалгач, машиналарны юлда калдыру бөтенләй мөмкин түгел дигән сүз. Шуларны исәпкә алып, Кооператив урамында туктау һәм парковка тыела дигән 21 юл билгесе куелды. Аларның гомуми саны 180нән артык булачак. “Төп юл”, “Юл бир” дигән билгеләрне дә шушы көннәрдә урнаштырып бетерәчәкләр. Шулай ук Яңарыш, Яшьләр, Урожайная урамнарында да юл билгеләре яңартылды. Шоферлар игътибарлы булсын иде, дип хәбәр итә ДАИ хезмәткәрләре.

Бүгенге көндә Җәмигъ мәчете, Кооператив-Яшьләр, Бакча-Колхоз, Банк-Колхоз, Пушкин-Тукай урамнары киселешендә 5 светофор эшли. Шушы көннәрдә Гагарин-Вахитов урамнары киселешендә аның алтынчысы да кушылачак. Проект буенча чираттагы светофор Кооператив-Октябрь урамы киселешендә дә куелыр дип көтелә.

– Светофорның кызыл утына чыгучы шоферларыбыз да юк түгел. Светофор утлары белән исәпләшмәгән шоферлар гаебе белән механик характердагы юл-транспорт һәлакәтләре шактый теркәлде. Хәзер инде халык өйрәнеп килә аларга. Светофорның кызыл утына чыккан өчен штраф барлыгын күпләр белеп бетерми. Беренче мәртәбә әлеге хокук бозу өчен 1 мең сум штраф каралса, каббаттан эләккән очракта машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү куркынычы яный. Ел башыннан 45 райондашыбызга әлеге юл кагыйдәсен бозу буенча административ беркетмә төзелде, – ди Айнур Хәйретдинов.

Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: