Мөслим-информ

Исәнсеф авыл җирлеге - җиңүче

24 ноябрь көнне Район мәдәният йорты сәхнәсендә шаяннар һәм тапкырлар төркемнәренең финал туры булып узды.

Тамашачыга бу көнне кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Жюри тарафыннан уеннар түбәндәгечә бәяләнде: I урында - Исәнсеф авыл җирлегеннән "Шундыйлар", II урында - Метрәй авыл җирлегеннән "Кырмыскалар", III урында - Иске Карамалыдан "Әшәке малайлар". Октябрь авыл җирлегеннән килгән "Кызлар йолдызлар" төркеме уңышлы чыгыш ясаучылар буларак билгеләп үтелде. Ә финалда катнашкан барлык командаларга да район мәдәният бүлегенең дипломы һәм истәлекле бүләкләре тапшырыды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: