Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Комиссия утырышында

Утырышта комиссия членнары белән бергә бүлек мөдирләре, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, видеорежим форматында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният йортлары директорлары катнашты.

Район хакимиятенең актлар залында хокук бозуларны кисәтү буенча штаттан тыш ведомтсвоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Азат Әхмәтҗанов алып барды. Утырышта комиссия членнары белән бергә бүлек мөдирләре, эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, видеорежим форматында авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп һәм мәдәният йортлары директорлары катнашты. Утырышта дүрт көн тәртибе каралды һәм чыгышлар тыңланды. Районыбызның җәмәгать урынындагы тәртипне саклауда актив катнашканнары, аның иминлеге өчен куйган тырыш хезмәтләре, ирекле халык дружинасы хезмәткәре вазыйфаларына һәрдаим җаваплы карап килгәннәре өчен Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ләйсән Замалова, Филүзә Шәрипова, Эльмира Галиева муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев