Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шпан чебене

Урамда әллә нинди ят ис тарала башлады. Резина яндырган ис тә килә, тычкан бүлентекләренә охшаш үзенчәлекле ис тә китереп бәрә борынга. Аптырап беттем. Сирень куагына күз төшерсәм, узган елгы коңгыз сырып алган!!! Куакларның яфрак читләре теткәләнеп бетеп, каенныкына охшап калган.

Өй каршында үскән сирень куаклары, май башында ак чәчәккә күмелеп, туйга әзерләнгән кәләшне хәтерләтә. Узган ел, әбиләр рецепты буенча дару әзерләмәкче булып, берникадәр чәчәген җыясы иттем. Шунда ачык яшел төстәге искиткеч матур коңгызга юлыктым. Аның каты кабыклы канатларының төсе кояш нурларында әллә нинди төсләргә кереп ялтырый. Тот та, түшеңә брошь итеп када! Фотога да төшереп алдым әле. Быел исә...Май ахыры, июнь башлары. Урамда әллә нинди ят ис тарала башлады. Резина яндырган ис тә килә, тычкан бүлентекләренә охшаш үзенчәлекле ис тә китереп бәрә борынга. Аптырап беттем. Сирень куагына күз төшерсәм, узган елгы коңгыз сырып алган!!! Куакларның яфрак читләре теткәләнеп бетеп, каенныкына охшап калган. Яшькелт коңгызлар бернигә карамый “керт-керт” яфрак кимерә. Бал кортлары диярсең, ара-тирә очып та киләләр. Ул гынамы?! Куак тирәсендәге зәһәр искә якын килә торган түгел. Иң элек ярдәмне “Яндекс”тан эзләдем. Сирень куакларына һөҗүм иткән яшькелт коңгыз “шпан чебене” дип атала икән. 1,5-2 сантиметрдан артык озынлыктагы каты кабыклы коңгызны чебен дип атау гына дөрес булмас. Ул агулы бөҗәк тә санала икән, очканда һәм нинди дә булса куркыныч янаганда аякларындагы буыннардан сары сыекча бүлеп чыгара. Шпан чебененең кан составында теләсә кайсы тере организмның тәнендә эренле шеш китереп чыгаручы куркыныч матдә – кантаридин булуы билгеле. Ул эләккән урында ялкынсыну барлыкка килә, җәрәхәтле урынга тигәндә бик озак төзәлмәскә мөмкин. Белгечләр көчле агуның эчке органнарга тәэсире аеруча куркыныч булуын искәртә: ул сидек һәм җенес органнарының эшчәнлеген боза, ашкайнату органнарына һәм эчәкләргә зыяны бар. Зур дозада эләккәндә үлемгә дә китерергә мөмкин икән. Бөҗәкләр, гадәттә, май һәм июнь айларында күпләп очрый, көндез актив тормыш алып баралар. Алар 2-4 ай яши икән. Шпан чебене сирень, зелпе, өрәңге, тупыл, чаган, тирәк кебек агачларны, виноград, роза куакларын ярата диләр. Артык күп булмаганда коңгызларны иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә (ул вакытта алар хәрәкәтләнми диярлек) кул белән җыярга да була. Шунысы бар: коңгызларның сасы исе кулдан тиз генә бетми, хәтта киемгә дә сеңеп кала. Шуңа да саклык чараларын күрергә кирәк. Шпан чебеннәреннән бу рәвешле котылып булмаячагын аңлагач, “химик атака”га күчтем. Утыртыр алдыннан бәрәңгене эшкәрткәннән калган “Престиж” препараты бар иде. Сиптердем шуны. Сирень яфраклары алсу-кызгылт төскә керсә дә, артык борчылмадым: зәһәр исле чебеннәрдән котылу кыйммәтрәк иде чөнки. Берничә минуттан коңгызлар җиргә коелып беткән иде инде. Шуннан соң алар бөтенләй күренмәде. Сирень куакларым исән калды, үзем дә тынычландым. Әмма иртәрәк түгел микән? Ана коңгызлар 50дән алып 200гә кадәр йомырка салып калдыра икән. Исән-имин кышласалар, киләсе язда ни күрсәтерләр тагын?!

Әлфинур НОГМАНОВА

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев