Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шоферлар өчен яңа закон гамәлгә керде

ЮХИДИның район бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, шоферлар өчен яңа закон гамәлгә керде.1 февральдән машиналарда алгы ярымсферага (передняя полусфера) - шофер һәм аның янәшәсендәге тәрәзәләргә караңгы пыяла кую яисә каралтылган пленка (тонировка) куйган очракта, руль артындагыларга административ беркетмә төзелеп, 500 сум штраф салына.

Шофер шушы ук яисә яңадан куйган "караңгы тәрәзәләр" белән икенче тапкыр тоткарланган очракта, өстәмә 500 сум күләмендә штраф салынып, эше судка тапшырыла. Суд карары нигезендә, гаеплеләргә 2000 мең сум штрафтан алып, 15 тәүлеккә кадәр арест бирү каралган. Ел башыннан тонировкалы тәрәзәләр белән йөргән 14 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев