Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шофер, машинаң парковкадамы?

Халык нигә машинаны парковкага куюга каршы? Штраф салып кына тәртипкә утыртып буламы?

Халыкка уңайлы булсын өчен күпфатирлы йортлар ишегалдына ясалган парковкалар үзләренең ни өчен хезмәт итүләрен дә белми кебек. Алар, кайчан карама, буш. Аның каравы йорт ишегаллары җиңел машиналар белән тулган.
– ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейд вакытында машиналарын тиешле урынга куймаган 4 райондашыбызга административ беркетмә төзелде. Үзләренә уңайлы булсын дип, кайберәүләр машиналарын подъезд алдына терәп диярлек куя. Җәяүлеләрнең машиналар арасыннан кысыла-кысыла йөрүенә исе дә китми шоферларның, – ди район Башкарма комитетының юридик бүлеге баш белгече Рөстәм Хантимеров.
Техникасын бордюр өстенә менгереп куючылар да очрый. Әлеге машина хуҗаларының кайберләре җитәкче урыннарда эшли. Кыш көне, бордюрлар кар белән каплангач, күпфатирлы йорт ишегаллары парковкага охшап калган иде. 
– Җәяүлеләргә, гомумән, бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Балалар мәйданчыкларына кадәр кереп җиттеләр бит! Парковкага куйсалар, машиналарының иминлеген күзәтү камералары да саклар иде, югыйсә, – диде Авзалов урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче ханым.
Кичектергесез хезмәт техникасына йортлар янына керү-чыгу юлын тоткарлаган машина хуҗаларына 2-3 мең сум күләмендә штраф яный. “Тимер ат”ларын газонга куючыларны да саллы штрафлар көтә.
– Машиналарын парковкага куймаучылар белән даими эшлибез. Безгә “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре дә ярдәмгә килә. “Автохам” акциясе – шуның ачык мисалы. Техникасын тиеш булмаган урынга куючылар андый вакытта “әле генә туктадым”, “парковкада урын юк иде” дип акланырга ярата. Машинасын парковкага куярга гадәтләнмәгән кешегә акыл бирүдән мәгънә юк кебек. Ләкин әйткән белән әйтмәгән бер түгел. Райондашларыбыз тагын шуны белеп торсын: Кооператив урамындагы күпфатирлы 166 нчы йорт каршында “Туктап тору һәм тукталыш тыела” дигән билге куелды. Кагыйдә бозучылар штрафка тартылачак, – диде районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Ике адым атларга иренеп, терәлеп торган кибеткә дә машина белән йөргән халык парковкадан подъездга кадәр җәяү килүне зур эшкә саный, ахры. Законга буйсынырга теләмәгән шоферларны алга таба, күзәтү видеокамераларыннан табып, җәзага тарта башлаячаклар. Күпфатирлы йортлар һәм балалар мәйданчыкларында куелган камералар “тәртипсез” шоферларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев