Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шофер булу җиңел түгел

Метрәй егете Айнур Шакиров кечкенәдән үк nимертомыр арасында үсте. Чөнки ике бабасы да, әтисе Салаватта гомер-гомергә машина йөрттеләр, техника арасында булдылар. Айнурның туганнан туган абыйларының да күбесе – машина йөртүчеләр.

Метрәйдә тугыз класс тәмамлаганнан соң, ике дә уйлап тормыйча, район үзәгенә юл тота егет. Аның теләге, һөнәр училищесында укып, машина йөртү таныклыгы алу була. Бәләкәйдән үк машина йөртергә яраткан Айнурның югары белем алырга бөтен мөмкинлеге дә бар иде: мәктәптә бары яхшы билгеләренә генә укыды, әти-әнисе дә аңа күп тапкырлар югары белем алу хакында әйтеп карады. – Айнурыбыз бәләкәйдән үк әтисе белән техника арасында булды, буе җитә башлау белән машина руле боргаларга яратты, – ди әнисе Гүзәлия ханым. – Шулай да тугызынчы классны тәмамлагач, училищега укырга китәм дигән карарга килде. Без әтисе белән Минзәлә совхоз-техникумына барырга киңәш иттек. Әле училищены тәмамлагач та, техникумга яисә инженер-механик белгечлеге бирүче берәр институтка бармыйсыңмы дип, тәкъдим итеп карадык. “Юк, әни, мин авылда калам,” – диде. Айнур училищеда укыганда ук комбайн штурвалы артына утыра. Урып-җыю чорында комбайнда эшли. Мөслимдәге һөнәр училищесын тәмамлап, шофер-тракторчы таныклыгын кулына ала. – Беренчедән, мин авылны бик яратам. Икенчедән, “минем стихиям” дип әйтәләр бит әле, машина менә нәкъ шул минем стихиям инде. Аны йөртү генә түгел, ә шуның эчендә чокынырга, әле теге частен, әле бу җирен карарга, техниканы өйрәнергә яратам. Машинаң сәгать кебек эшләп торса, үзеңә рәхәт бит. Шуңа да машинамны гел төзек тотам. Бөтен кеше дә югары белем алып бетерсә, машина-тракторларда кем эшләр? Бүген шул ук КамАЗда, тракторда эшләп тә, матур яшәп, үз дөньяңны корып була. “Авзалов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Гаязович ярдәме белән прицеп тагып йөрү өчен дә таныклык алдым әле, рәхмәт аңа. Хәзер ерак юлларга да чыга алам, димәк. Киләчәктә, бәлки, шәхси КамАЗ да алырмын әле. Анысын инде киләчәк күрсәтер. Шофер һөнәре – бик мактаулы, түземнәр, чыдамнар һөнәре, дияр идем. Шофер булырга җыенучы егетләргә үз техникасын бик нык яратырга, аны биш бармагы кебек өйрәнергә һәм төзек булмаган җирне “ярар, иртәгә карармын әле,” дип калдырмаска киңәш итәм. Машина соңарганны, көттергәнне яратмый, – ди Айнур Шакиров. “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Авзалов та Айнур хакында “булдыра торган егет” ди: – Яшь булуына карамастан, Айнур бик оста, бер эштән дә курыкмый. Күп еллар эшләгән ир-егетләр дә кайчакта техниканы белми аптыраганда, Айнур югалып калмый, эзлиэзләнә, барыбер үз дигәненә ирешә. Машинасын һәрвакыт карап, төзек йөртә. Эшкә килгән көннән бирле бер генә көн дә тик торганы юк аның. Урыпҗыю чорында икмәк ташуда эшләде, әле дә хезмәттә ул. Уйлап карасаң, чыннан да, сабыр һәм түзем булмаганнар машина руле артына утыра алмый. “Минем теге җирем хәзер ватылачак, бу җирем килеп чыгарга тора” дияргә машинаның теле юк бит. Ә оста йөртүче, моны алдан белеп, күреп алырга һәм вакытында төзәтергә тиеш. Юлда йөргәндә дә шофер нинди генә хәлләргә тарымый?! Шуңа күрә дә аннан осталык та, түземлек тә, белемле булу һәм тәвәккәллек тә сорала. Юлда йөргәндә КамАЗ машинасында җырлый-җырлый баручы, сине күргәч кояштай балкып елмаючы егетне очратсагыз, белегез: ул Метрәй егете Айнур Шакиров булыр. Айнур Шакиров хезмәттәше Ярулла Лотфуллин белән.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА. Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X