Мөслим-информ

Шәхси хуҗалыкта янгын чыга

Ел башыннан җирлегебездә 14 янгын очрагы теркәлде. Соңгы икесе аның 18 һәм 23 май көннәрендә булды.

Ел башыннан җирлегебездә 14 янгын очрагы теркәлде. Соңгы икесе аның 18 һәм 23 май көннәрендә булды. Баланлы авылында шәхси хуҗалыкта сарайга ут каба, корылмага шактый зыян килә. Сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Иске Әлмәт авылында иртәнге сәгатьләрдә чыккан янгында шәхси йортка шулай ук зыян килә. Янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. “Халыктан электр җиһазларын даими карап тору таләп ителә. Ут чыганаклары белән аеруча сак эш итсәгез иде”, – дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегеннән.

 

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: