Мөслим-информ

Шөкер итәргә кирәк

Баек һәм Октябрь авыл җирлекләрендә узган отчет сессияләрендә җирлектә башкарылган эшләр генә түгел, ә иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге буенча да чыгышлар тыңланды. Җыеннарда район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Баеклылар Мөслим күпере өчен борчыла 
Баеклылар җыенга зал тутырып килгән иде. Җирлек башлыгы Марат Фәхерлегаяновның чыгышыннан күренгәнчә, демография проблемасы, халык санының кимүе Баекны да читләтеп үтмәгән. Узган ел 6 бала туган, 16 кеше бакыйлыкка күчкән. Дүрт авылны берләштерүче җирлектә бүген 563 кеше яши. Биш ел элек әлеге сан 628 булган. Баек – иң беренчеләрдән булып, эшмәкәрлек юнәлешенә аяк баскан җирлек. Бүген дә дистәдән артык кеше кошчылык, терлекчелек, умартачылык, агач-такта эшкәртү, үсемлекчелек юнәлешендә үз эшен алып бара. Баек авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерүдән соң ачылган спортзал авыл яшьләрен генә түгел, урта буын вәкилләрен дә үзенә җыя. 
– Халыкның сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тартылуы куандыра. Дүшәмбедән кала авылыбызның яше-карты һәр көн спортзалга җыела. Волейбол, өстәл теннисы, башка төрле хәрәкәтле уеннар өчен менә дигән урын. Авыл урамында сквандинавча йөрүчеләр арта бара, – ди авыл җирлеге башлыгы Марат Фәтхелгаян улы. 
Узган ел җирлек буенча 406 мең сум күләмендә салым акчасы җыелган, дәүләт ярдәме белән ул 1 млн сумнан артып киткән. Әлеге средстволар хисабына халыкка хезмәт күрсәтүче биналарда төзекләндерү, урамнарны яктырту, юлларның төзеклеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылган. Быел да җирлектә үзара салым акчасы авылларны төзекләндерү, мәдәни һәм спорт чараларын үткәрү өчен тотылачак. Җирлек башлыгы үзара салым акчасын түләмәүчеләр булуын да билгеләп үтте. Мөмкинлеге булып та, билгеләнгән сумманы түләүдән баш тартучылар булу күңелдә борчу тудыра, билгеле. Бер үк җирлектә яшәп, бер үк юллардан йөрибез, шушы җирлекнең суын эчәбез икән, ничек инде үзара салым түләүдән баш тартырга мөмкин?! Җирлекнең, авылының патриоты булган кеше мондый адымга бармас иде, әлбәттә. 
Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнара Солтанова белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә башкарылган эшләр, укучыларның уңышлары белән таныштырды. Узган ел Баектагы “Чулпан” балалар бакчасы, эшчәнлеген туктатып, мәктәп белән кушылган, мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә 8 бала тәрбияләнә. Баек мәктәбе фән бәйгеләре нәтиҗәләре буенча район рейтингында өченче урынны били. 
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Баек бүлеге җитәкчесе Нурсинә Шәйхәйдарова җирлектәге иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген җанландыру, авыл халкын әлеге эшләргә тарту кирәклеген әйтте. 
– Илебез һәм республикабыз зур тарихи вакыйгалар елына аяк басты. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү, шушы тарихи вакыйгаларны тагын бер кат хәтерләрдә яңарту, үсеп килүче буынга җиткерү өчен бар тырышлыгыбызны кую мөһим. Туган төбәген, милләтен яратучы, туган авылының кешеләре белән горурланучы буын тәрбияләүдә җанлы мисаллар кирәк. Шуңа күрә бу юнәлештә, барлык иҗтимагый оешмалар бердәм булып, авылдашларыбыз белән бергәләп эшләү мөһим, – диде ул. 
Район башлыгы Рамил Муллин баеклыларның һәрвакыт актив һәм көчле булуын билгеләп үтте: 
– Баек ягы – үзенчәлекле җирлек. Беренчедән, ул районның иң чигендә урнашкан һәм Татарстан белән Башкортостанны бәйләп тора. Икенчедән, җирлек халкы тырыш, ныклы тормыш белән яши. Шулай да авыл җирлегенең узган елгы күрсәткечләр буенча районда уникенче позициядә калуы сезне бизәми. Әлеге күрсәткечләрне тагын да яхшырту һәм алгы позициягә күчү өчен җирлектә бөтен мөмкинлекләр бар. Үзара салым түләмәүчеләр белән конкрет эш алып барырга кирәк. Бүген авыл урамнарында яхшы юллардан йөрибез, социаль-көнкүреш объектлары төзек һәм җылы, урамнарыбызда якты. Болар барысы да – үзара салым программасы ярдәмендә башкарылган эшләр. 
Җыенда халыктан бары бер сорау керде. Анысы да җирлеккә бәйле түгел. Баеклылар Ык елгасы аша салынган Мөслим күперен төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Район башлыгы әлеге проблеманың, чыннан да, булуын, аның проекты һәм финанс средстволары каралуын әйтте. Бердәнбер проблема – күперне япкан очракта, мәсьәләсен хәл итү. “Бу сорауга да чишелеш тапсак, күперне капиталь төзекләндерү эшен башлаячакбыз”, – диде район башлыгы. 
Унбиш мең – акчамени ул?! 
Әлеге реплика Октябрь авыл җирлегендә узган җыенда яңгырады. Репликаның хуҗасы бик күп акча алып эшләүче яисә нефть магнатыдыр дигән фикер калды. Бер җирдә эшләмичә, өйдә утырсаң, 15 тиен акча да китереп бирүче юк бит. Ә монда ай саен 15 мең сум хезмәт хакы бирүчегә эшкә барырга иренәләр. 
– Үзара салым акчасын тулысынча җыюыгызны уңай бәялим. Әлбәттә, кесәңнән акча чыгарып бирү рәхәт әйбер түгел. Ә бит нәкъ менә үзара салым средстволарына һәм дәүләттән кайткан субсидия акчасына җирлекләрдә күпме эшләр башкара алдык, авылларның йөзен үзгәрттек. Инициативалы булуыгыз өчен мин сезгә зур рәхмәтле. Җирлек башлыгы Илгиз Ханнановка да рәхмәтебезне җиткерәм. Ул – җирлек өчен борчылып, булсын дип эшләүче башлыкларның берсе. Эшмәкәрлек юнәлешендә авылыгыздан беркемнең дә инициатива белдермәве күңелдә борчу тудыра. Бүгенге фермерлар барысы да – читтән килеп эшләүчеләр. Бу өлкәдә вәзгыятьне үзгәртеп, ел ахырында матур эшләрегезне күрергә язсын, – диде район башлыгы. 
Җирлек башлыгы узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, һәр тармак буенча башкарылган эшләрне яктыртты. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Октябрь бүлеге әгъзасы Зәйтүнә Нуриева авылдашларын шөкер итәргә чакырды. 
– Җирлек башлыгының эшеннән без бик канәгать. Җирлектә эшләүче оешма хезмәткәрләренә дә рәхмәтебезне җиткерәбез. Юлларыбыз төзек, кирәк чакта чистартылып тора. Кичләрен якты урамнарда йөрибез. Чүбе дә, сөте дә вакытында җыела. Тормышыбыз искиткеч матур! Шөкер итәргә, булганына куанып яшәргә генә кирәк, – диде. 
Гаиләдә балалар төрле булган кебек, авыл халкы арасында да төрле фикерле кешеләр бар. Кемдер, булганына шөкер итеп, рәхмәт әйтә, ә кемдер канәгатьсезлек белдерә. Иң мөһиме – арада дуслык, бердәмлек булсын. 
Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: