Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шимбә көнне узган ярминкәдә эшмәкәрләр бер еллык заказ җыйган

Бәйрәмнәр алдыннан кибетләрдә ыгы-зыгы башлана. Һәркем бәйрәм табынына сый-нигъмәт әзерләр өчен очсызрак бәядән азык-төлек алырга ашыга. Бәйрәм алды ярминкәсе дә, шул максатны күздә тотып, мәшәкатьләрне киметү йөзеннән оештырыла. Быел ул Мөслимдә 24 декабрьдә үтте.

Ниләр генә сатылмады ярминкәдә?! Авыл хуҗалыгы формированиеләре нигездә ит, сөт ризыклары тәкъдим итте. "Урожай" агрофирмасы, фермер Илсур Шиһапов алып килгән сыер итен халык бик яратып алды. Мүк җиләге, кара җиләк, бал сатучылар да булды. Көньяк җимешләрен үз итүчеләр җимеш, чикләвек сатучыны сырып ук алды. Метрәй егете, төсле калайдан тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары һ.б. ясаучы Рузәл Минһаҗев ярминкәдә генә бер елга җитәрлек заказ җыюын билгеләп үтте. Кышка җылы киемнәргә, шәлләр, итекләргә дә сорау зур булды кебек. Һәрхәлдә, әлеге сәүдәгәрләр янында халык төркемләп тоткарланды. Сатып алучыларның күпчелеге ярминкәдән канәгать булуын һәм мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Печән, салам, икмәк сатылмавына көрсенүчеләр дә булды. Ярминкәне оештыручылар киләчәктә әлеге төр продукцияне сатуга чыгаруга да игътибар бирсеннәр иде. Әлеге төр товарның кайсы хуҗалыкта сатуга чыгарырлык күп булуын һәркем дә белми бит. Аннан, ярминкәләрдә җирле җитештерүчеләр продукцияне арадашчыларсыз сата. Шуңа бәйле бәяләр дә, гадәттә, арзанрак була. Бу җитештерүчеләр өчен дә, сатып алучылар өчен дә файдалы.

Шуның өстенә ярминкә аралашу, күрешү мөмкинлеген дә бирә. Кайберәүләр район үзешчәннәренең концерт номерларын да яратып карый. Үзешчәннәр исә ярмин кәгә килүчеләрне дәртле җырлары, матур биюләре белән сокландырды. Халык Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшеп рәхәтләнде. Шул рәвешле ярминкә бәйрәм рухы тудырырга да ярдәм итте, күтәренке кәеф бүләк итте.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X