Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шикәр чөгендерен ала башладылар

Бөртекле культураларны урып-җыю ахырына якынлашып килә. «Намус»,  «Туган як» агрофирмаларында, Исламов крестьян- фермер хуҗалыгында бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды.

Бөртекле культураларны урып-җыю ахырына якынлашып килә. «Намус»,  «Туган як» агрофирмаларында, Исламов крестьян- фермер хуҗалыгында бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды. Хуҗалыкларда җир эшкәртү, көзге культураларны чәчү дәвам итә. Намуслылар 4808 гектарда үстерелгән  шикәр чөгендере уңышын җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә бу культура 400 гектар мәйданда җыеп алынды. Культураның гектар биреме 420 цетнер тәшкил итә. Чөгендер иң элек кагатларга салына, һәм шуннан Зәй шикәр заводына озатыла. Заводка көн саен 4000 тоннага якын продукция җибәрелә. Басуда чөгендер алуда 5 комбайн һәм бер кагатка салучы комбайн, алты трактор эшли. Дүрт дистәдән артык КамАз машинасы продукцияне заводка  ташый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев