Мөслим-информ

Шик уяткан машина йөртүче кан һәм сидек анализы да тапшыра башлаячак

Әлеге ысул руль артында йөргән наркоманнарны тотарга ярдәм итәчәк. Шундый ук анализны машина йөртү таныклыгы алырга йөргән кешедән дә таләп итәчәкләр. Моңа кадәр Россиядә исерек машина йөртүчеләрне алкотестер ярдәмендә генә ачыклый иделәр. Машина йөртүче ЮХИДИ инспекторында шик уятса (авыздан хәмер исе килү, сәер сөйләшү, йөз кызару һ.б.), ул аннан "көпшә"гә...

Әлеге ысул руль артында йөргән наркоманнарны тотарга ярдәм итәчәк. Шундый ук анализны машина йөртү таныклыгы алырга йөргән кешедән дә таләп итәчәкләр. Моңа кадәр Россиядә исерек машина йөртүчеләрне алкотестер ярдәмендә генә ачыклый иделәр. Машина йөртүче ЮХИДИ инспекторында шик уятса (авыздан хәмер исе килү, сәер сөйләшү, йөз кызару һ.б.), ул аннан "көпшә"гә өрүен сорый. Алкотестер алкоголь күләменең 0,16 мгнан артык булуын күрсәтсә, машина йөртүче исерек дип санала. Ул үзе бу нәтиҗә белән килешмәсә, аны медицина тикшерүе узарга җибәрәләр.

Яңа кагыйдә исә бу исемлеккә тагын бер пункт өсти. Шик уяткан машина йөртүче, алкотестерның нинди нәтиҗә күрсәтүенә карамастан, кан һәм сидек анализы да тапшырырга тиеш булачак. Монысы инде аның наркотик куллану-кулланмавын ачыклау өчен эшләнә. Машина йөртүче үзенеке урынына башка кешенең "байлыгын" биреп алдамасын өчен бәвелгә аерым бер таләпләр дә куелган. Ул 32,5 градустан да салкын һәм 39 градустан да җылырак булмаска тиеш. Әгәр табиб үзен алдарга тырышуларын белеп алса, бу тикшеренү узудан баш тартуга тиң булачак һәм "тимер ат" хуҗасы машина йөртү таныклыгыннан колак кагачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: