Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси секторда яшәүче мөслимлеләрне өмәгә чакыралар

Яз яшәрү, яшелләнү чоры гына түгел, чистару һәм төзекләнү вакыты да. Республикада, шул исәптән Мөслим районында игълан ителгән чисталык икеайлыгы кысаларында барлык оешма-предприятиеләр дә үз территорияләрен чистарту белән мәшгуль. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган атнада өмәләр үткәрелә башлады. Оешма-предприятие вәкилләре катнашында чистарту белән бергә, агачларны декоратив кисү, буяу,...

Яз яшәрү, яшелләнү чоры гына түгел, чистару һәм төзекләнү вакыты да. Республикада, шул исәптән Мөслим районында игълан ителгән чисталык икеайлыгы кысаларында барлык оешма-предприятиеләр дә үз территорияләрен чистарту белән мәшгуль. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган атнада өмәләр үткәрелә башлады. Оешма-предприятие вәкилләре катнашында чистарту белән бергә, агачларны декоратив кисү, буяу, агарту эшләре дә башкарыла. Комплекста өмәләр 7 майга кадәр дәвам итәчәк. 22 апрель көнне исә җирлегебездә гомуми өмә үтте. Анда барлык оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр белән бергә, шәхси йортлары белән яшәүчеләр дә активлык күрсәтте.Эрерәк оешмалар, территорияләрен чистартып кына калмыйча, үзләренә беркетелгән урамнарда да чистарту, агарту эшләрен башкарды. "Өмәдә ике меңгә якын кеше катнашты, 9 берәмлек техника җәлеп ителде. Өмә барышында 72 кубометрдан артык чүп-чар чыгарылды. Җыештыру, чистарту эшләре "Курай" паркында, "Пушкин" скверында да үтте", - диМөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов. Шунысы куандыра: бердәм өмә көнендә күп кенә шәхси хуҗалыклар да үз ихаталарын, капка төпләрен чистартты. Марат Данисович сүзләренә караганда, әле капка төбенә чыгып та карамаган хуҗалыклар байтак. Май бәйрәмнәренә кадәр алар үз территорияләрен ялт итеп куярлар, дигән ышанычта калабыз. Чисталык икеайлыгы кысаларында 29-30 апрель көннәрендә Мөслим зиратында да өмәләр оештырылды. 29 ында оешма-предприятиеләр вәкилләре эшләсә, 30 апрель көнне барлык райондашларны һәм кайткан кунакларны өмәгә чыгар, дип планлаштырыла. Мәңгелек йортка килеп, мәрхүмнәрнең каберләрен, әйләнә-тирәсен чистарту - исәннәрнең изге бурычы. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", ди халык мәкале. Йорт хуҗасына бәяне - капка төбенә карап, ә җирлегебезгә урамнарыбызга, авылларыбызга карап бирәләр. Кемнәр дигәндә, "Мөслимлеләр!" диярлек булсын. Ә чисталык - сәламәтлекнең, кунакчыллыкның, тырышлык һәм хезмәт сөючәнлекнең нигезе. Димәк, үзебезнең шушы сыйфатларга ия булуыбызны дәлилләр өчен менә дигән мөмкинлек бу. Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев