Мөслим-информ

Шәфкатьлелек алиһәсе

Бөгелмә шәһәрендә медицина училищесын тәмамлагач, Хәбибә Баек авылы медпунктына эшкә урнаша. Яшь, сөйкемле, тырыш, белемле кызны авыл халкы тиз арада үз итеп, яратып өлгерә.

Иске Карамалы авылында гомер итүче Сәхия һәм Хөҗҗәт Исламовлар гаиләсендә җәйнең иң матур көнендә дөньяга аваз салган Хәбибәне фәрештәләр һәрвакыт җылы канаты астында саклап йөртә. Тату һәм ишле гаиләдә Хәбибә ярату һәм назга төренеп үсә. Апа-абыйсына – яраткан сеңел,ә үзеннән кечерәк апайларына эчкерсез күңелле олы апа була ул. Һәркемне кайгыртып, чисталык-пөхтәлек өчен җанын фида кылырга әзер торган кызга карап, әнисе: “Әтисе, кызыбыз медицина буенча китәр, ахыры. Артыгы белән стериль чиста, аның урыны нәкъ шушы өлкәдә”, – ди торган була.

Бөгелмә шәһәрендә медицина училищесын тәмамлагач, Хәбибә Баек авылы медпунктына эшкә урнаша. Яшь, сөйкемле, тырыш, белемле кызны авыл халкы тиз арада үз итеп, яратып өлгерә. Яратмаслыкмыни?! Өлкәннәр кызны үз балалары кебек күрсә, яшьләр үз араларына алып кереп китә. Үзлегеннән бик күп укый, белем туплый Хәбибә. 
– Укуны тәмамлап эшкә кайтканда каушау да, борчылу да бар иде, әлбәттә. Беренче эш көне, беренче авырулар, беренче процедуралар онытылмый. Ул көннәр әле кичә генә булган төсле. Эшемне чын күңелдән яратып башкаргангадыр, авырлыгын тоймадым. Шунысы сөендерә: мин эшләгән дәвердә бәхетсезлек очраклары булмады. Ходай мине йөргән юлларымда һәрвакыт ышыклап барды, – дип искә ала бүген Хәбибә апа. 
Авылның гаярь егете Ринат белән эшкә кайткан көннәрендә үк танышалар. Хәрби хезмәттән кайткан ыспай гәүдәле, көче, егәрлеге ташып торган егет кызга бер күрүдә гашыйк була. Баек егетләренең үз дигәненә ирешә торган булуы беркемгә дә сер түгелдер. Ринат абый да Хәбибә апаны беркемгә дә бирми. 
– Табигатьтән бирелгән самимилеге, чибәрлеге, олы йөрәкле булуы өстенә акыллы да, тырыш та булды Хәбибәм. Матурлык белән акыл, эчкерсезлек белән гадилек кебек сыйфатларның бөтенесенең бергә туплануын бары анда гына күрдем һәм башымны югалтып гашыйк булдым. Эше тынгысыз булса да, йортыбыз һәрвакыт кунак көткән төсле чиста, ә өстәлебез тәмле аш-сулы булды. Тормыш юлымда нәкъ менә аны очратканыма, тиң яр итеп сайлавыма язмышыма мең рәхмәтлемен. Өч бала үстердек, өчесенә дә югары белем алырга булыштык. Тормышта үз урыннарын тапкан балаларыбыз безгә һаман сабый кебек булса да, инде сигез оныгыбызны сөябез. Баланың баласы бигрәк татлы, кадерле була икән ул, – ди Ринат абый. 
Дүрт дистә елдан артык Баек авылы медпунктында фельдшер булып эшләгән Хәбибә апага иртәгә 65 яшь тула. Лаеклы ялда булуына карамастан, авыл халкы аны һаман эштә, дип уйлый, күрәсең. Әле авылдашлары, әле Дусай, әле Сәфәр авылларыннан киләләр дә: “Хәбибәкәем, зинһар, каршы килмә, укол гына яса әле” , – диләр. Гомере буе авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып, аларның борчуларын үз йөрәге аша үткәреп, көн дими, төн дими эштә булган Хәбибә Сәйфуллина кеше гозерен аяк астына саламы соң инде?! Тиз-тиз генә киенә дә авырулар янына ашыга. Гиппократ антына тугрылык канына сеңгән Хәбибә апа өчен башкаларның авырмавы, сау-сәламәт булуы – хезмәтенә иң зур бәя. 
– Училище тәмамлап кайтуыма 45 ел узган. Бу вакыт эчендә медицина да шактый үзгәрешләр кичерде. “Сәламәтлек” милли проекты ярдәмендә авыл медпунктларында эшләү шартлары да яхшырды, медицина җиһазлары алынды. Мин эшләгән елларда медицина заманча җиһазлар белән мактана алмаса да, халык өчен кирәкле дару-препаратларны булдыру юлларын барыбер эзләп таба идек. Ярдәм сорап килгән кешене борып чыгарганым булмады. Бөтен өметен сиңа баглап килгән авыруга ярдәм итү – фельдшерның изге бурычы, – ди Хәбибә апа. 
Биш вакыт намазын калдырмаучы, иман орлыкларын балалары күңеленә салып, бәхет теләп, дога кылучы, күңелендәге шатлыкларын, якты хисләрен гаиләсенә, якыннарына багышлаучы Хәбибә апа һәр туар көнгә сөенеп яши. 
– Якыннарыңның саулыгы, көн дә аларның тавышларын ишетү – иң зур бәхет. Ходайдан башкасын сорамыйм, булганнарын гына алмасын, – ди райондашыбыз. 
– Бала өчен әнидән дә кадерле, әнидән дә якын кеше юк һәм була алмый! Без туган көннән алып әле һаман да балалары өчен өзелеп яшәүче әниебезнең сабырлыгына, хезмәт сөюенә, пөхтәлегенә сокланабыз. Шушы сыйфатларны ул бездә дә тәрбияләде. Без кечкенә чакта әнинең буранда, яңгырда да эшкә барганын, чакырып алсалар, төнлә дә торып чыгып китүен күреп үстек. Ләкин зарланганы, “ах-ух” килгәне булмады. Хезмәтеңне күңел биреп башкарганда гына халык алдында хөрмәтең буладыр ул. Әниебезнең намусы чиста, күңеле пакь. Без аңа карап сокланабыз, – ди кызы Алсу. 
Авылдашлары аны “коткаручыбыз” дип йөртә. Ходайдан бирелгән сәләтенә күңел җылылыгын кушып эшләгәнгә 65тә дә яшьлек матурлыгын югалтмагандыр ул. Гомер бәйрәмен якыннары янәшәсендә каршы алучы Хәбибә апага әле озак еллар тормыш матурлыгына сөенеп яшәргә язсын иде! 
Лилия Шәймиева. 
Фото – Сәйфуллиннарның 
гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: