Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьле шәфкать иясе

Түреш кызы Фиразия Кондратьева – гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган югары категорияле шәфкать туташы.

Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап, 1984 елда Октябрь авылында фельдшер булып башлый ул хезмәт юлын. Өч елдан соң район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә шәфкать туташы булып күчә. Хезмәт юлының күп өлешен хастаханәнең физиотерапия кабинетында эшләп үткәрә. Соңгы биш елда өлкән шәфкать туташы вазыйфаларын башкара. Фиразия Кондратьева тырыш хезмәте өчен хастаханә администрациясенең, район башлыгының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама