Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкать ияләре көч сынашты

12 май халыкара шәфкать туташы көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 15 май көнне район үзәк поликлиникасы шәфкать туташлары арасында конкурс оештырылды. Чарада район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов катнашты.

Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Морзаһанов бәйгене котлау сүзләреннән башлап җибәрде. Шулай ук район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов үз чыгышында шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлады. Конкурста поликлиниканың 2 командасы - "Кайнар йөрәкләр" һәм "Ак фәрештәләр" көч сынашты. Үзләре белән таныштыру биременә алар бик үзенчәлекле әзерләнгән. Ак халатлы шәфкать ияләре үзләренең җыр-биюгә оста булулары белән дә уртаклашты. Җыр бию белән үрелеп барган бу конкурс нәтиҗәдә дуслык белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев