Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаяннар һәм тапкырлар командалары арасында бәйге башланды

13 октябрь көнне Иске Карамалы зонасына керүче авыллар арасында беренче бәйге узды.

Авыл  җирлекләренең Шаяннар һәм тапкырлар командалары арасында бәйге башланды. 13 октябрь көнне Иске Карамалы зонасына керүче авыллар арасында беренче бәйге узды. Бәйгедә Иске Карамалы, Баек, октябрь, Үрәзмәт, Исәнсеф авыл җирлелкәре командалары катнашты. Исәнсеф авыл җирлегенең “Шаяннар” һәм Октябрь авыл җирлегенең “Кызлар-йолдызлар” командалары җиңү яулап бәйгенең финалында катнашачаклар. 14 октябрь көнне Симәк зонасында узган бәйгедә Симәк һәм Вәрәш-Баш авыл җирлекләре катнашты. Җиңү Вәрәш-Башның “Кәҗәкәйләр” командасына бирелде. 20 октябрь көнне чираттагы бәйге Ташлыяр зонасында узачак. Биредә Михайловка, Баланлы, Тойгелде, Рус Шуган авыл җирлекләре катнашачак. 21 октябрь көнне Метрәй зонасында узачак бәйгедә Метрәй, Яңа Усы, Түбән Табын, Крәш-Шуран, Мәллә-Тамак авыл җирлекләре катнашачак. “Шаяннар һәм Тапкырлар” бәйгесенең финалы 3 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев