Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары башланды

Узган шимбәдә Иске Карамалы авылы мәдәният йортында районкүләм  “Шаяннар һәм тапкырлар клубы - 2020” (КВН-2020)  ярышларына старт бирелде. 

Әлеге зонада биш авыл җирлеге яшьләре шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашты. Бу сезон уеннары “Киттем базарга, тел алырга” дип исемләнде. Иске Карамалы, Үрәзмәт, Октябрь, Әмәкәй, Баек шаяннарының үз җирлекләренә кагылышлы мәзәкләре, сәхнәне тоемлау, юмор хисе, җанатарлар тудырган җылы атмосфера, командаларның кыюлыгы, егет-кызларның сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре бер кешене дә битараф калдырмады.

Киләсе зона ярышы Олы Чакмак мәдәният йортында 24 октябрь көнне узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә. Анда хуҗалар үзләре, Баланлы, Тойгелде, Шуган җирлеге яшьләре сәхнә тотачак.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев