Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шашка- шахмат кырында

Районыбызда яшәүче   пенсионерлар өчен төрле спорт  ярышлары һәм мәдәни чаралар  даими оештырыла.

 Кичә район үзәгендәге универсаль спортзалында ТАССРның 100 еллыгына багышлап пенсионерлар арасында шахмат-шашка ярышлары узды. Ярышларны ачу тантанасында Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Рөстәм Шәрипов, район Башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Мөслим районы Пенсия бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева катнашты. Алар  пенсионерларга  изге теләкләрен  җиткерделәр, яхшы уен теләделәр. Ир-атлар  шахмат буенча, хатын-кызлар шашка уенында үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: шашка буенча  I  урында – Луиза Нуриева ( Иске Вәрәш), Мәлләтамак авылыннан Галия Вагыйзова – икенче. Шахмат ярышларында мөслимлеләр актив катнашты. Анда  Тимергали Сәйфетдияровка тиңнәр булмады.  Валерий Дәүләтбердин – икенче,  Наил Хамматуллин  өченче урында. Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама