Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шахмат остасы Мөнир Нәбиуллин

Әти-әнием дә шахмат уйныйлар иде, калганын алардан өйрәндем, – ди шахмат буенча район җыелма командасына бик күп сәләтле уенчылар әзерләгән Мөнир Нәбиуллин

Гомерлек мавыгу

– Шахмат белән мавыгуым күптәннән. Фигураларның йөрешен беренче тапкыр туганнан туган абыем Флүн күрсәтте. Әти-әнием дә шахмат уйныйлар иде, калганын алардан өйрәндем, – ди шахмат буенча район җыелма командасына бик күп сәләтле уенчылар әзерләгән Мөнир Нәбиуллин.

Һөнәре буенча ул – математика укытучысы. Педагогия институтыннан соң, Баек мәктәбендә укыта башлагач та шахмат уйнавын ташламый. Бу шөгыльгә укучыларын да тарта. Шахмат түгәрәгенә йөрүче балалар, төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

– Мәктәптә укыган елларда районда үтүче шахмат турнирларында еш катнаштым. Район пионерлар йортындагы шахмат түгәрәгендә уен серләренә төшендем, – дип искә ала Мөнир. – Мәктәбебездә спортның бу төре белән кызыксынучылар байтак иде.

Октябрь мәктәбендә эшли башлагач та Мөнир Нәбиуллин яраткан шөгылен ташламый. Анда да укучыларга үзе белгәннәрне теләп өйрәтә. Айгөл Гыймранова, Рәйлә Солтанова,  Алмаз Рәхимҗановны өметле шахматчылар иде дип искә ала укытучылары. Айгөл белән Рәйлә хәзер шахматны өйләрендә генә уйнаса, Алмаз остазының эшен дәвам итә: Баек мәктәбендә укыта һәм шахмат түгәрәге алып бара. Аның укучылары да ярышларда призлы урыннарга чыга, республика дәрәҗәсендәге турнирларда катнаша.

Октябрьдан Илгизә Шәймөхәммәтова, Баектан Артур Арсланов белән дә горурлана укытучылары. Алар да республика бәйгеләрендә призлы урыннар яулап, уен нигезләрен өйрәткән остазларының өметләрен аклаган.

Тат. Бүләр мәктәбендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең филиалы буларак шахмат секциясе эшли. 

– Тат. Бүләрдә дә шахматны яраталар, өметле уенчылар бар, – ди бүгенге көндә шул мәктәптәэшләүче Мөнир Рәсимович. – Алисә Вәҗетдинова район командасы составында укучыларның республика спартакиадасында чыгыш ясады. Безнекеләр анда беренчелеккә иреште. Бу чара ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм районыбызның яшь шахматчылары аннан һәрчак җиңү белән кайталар.

Мөнир үзе дә районкүләм һәм республикада үтүче турнирларда теләп катнаша. “Актанышта Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап үткәрелгән авыл районнары командалары арасындагы республика беренчелегендә өченче урынны яуладым”, – ди шахматчы. Бүген дә ул Халыкара шахмат көне уңаеннан Метрәй авылында бертуган Шәмсетдиновлар оештырган ярышның үзәгендә кайнады.

“Шахмат уйнау кешегә нәрсә бирә?” дигән сорауга язмам герое: “Бу уен тынычландыра, фикерләү сәләтен үстерә, җыйнаклыкка, игътибарлылыкка өйрәтә”, – дип җавап бирде.

Мөнир Нәбиуллин төп һөнәре буенча да төшеп калганнардан түгел. Шушы көннәрдә хезмәттәшләре аны “Укытучы-мастер” республика грантына ия булуы белән тәбрикләде.

Мөнирә Арсланова.    Фотолар – М. Нәбиуллинның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X