Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шагыйрь безгә дә килгән иде

Татар халкы зур югалту кичерә. Халык шагыйре, бик күп җырлар авторы Роберт абый Миңнуллин арабыздан китте.

Һәркөн иртән инстаграмм соцчелтәрендә “Хәерле иртә, газиз замандашларым! Иң изге теләкләрем сезгә! Исән-сау булыйк!” дип, пост куяр иде дә әле генә табадан төшкән шигырен урнаштырыр иде. Шул шигырьне укыганда, колагымда Роберт абыйның җырлый-җырлый сөйләгән йомшак тавышы яңгыраган кебек.
Роберт абыйны мин беренче тапкыр 2011 елда, ТР Дәүләт Советы депутаты буларак, авылыбызга килгәч күргән идем. Ә 2019нчы елның гыйнварында шагыйрь белән мәктәбебездә очраштык.
“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау Хәйрия фонды Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган иң яхшы эссе/инша конкурсы уздырды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбе укучылары да әлеге бәйгедә иҗади эшләре белән катнашты, ике укучыбыз призлы урын алды. Шагыйрь, җиңү яулаган укучыларны котлап, диплом һәм бүләкләр тапшырып киткән иде. Бәйрәмдә балалар шагыйре Мөҗәһит абый Әхмәтҗәнов белән халык язучысы Фоат абый Садриев та катнашты. Алар да шагыйрь турында бик матур истәлекләр сөйләделәр, шагыйрьнең гап-гади кеше булуын исбатладылар.
Шул очрашудан соң мәгариф ветераны Тәзкирә апа Низамиева, хисләрен шигырь юлларына салып, “Дәү әти кунакка килде” шигырен язган иде.
Роберт Миңнуллин кайтты
Авылыбызга кунакка.
Нәкъ минем бабай кебек,
Сүзе йомшак колакка.
Мыегы да минем бабай
Мыегына охшаган.
Безгә бүләкләр таратып,
Сумкасы да бушаган.
Тавышы да, сизеп торам,
Бабаема охшатам.
Алдына утырып сөйлим,
Шигырьләрен яратам.
Ничә сәгать Роберт бабай
Безнең белән утырды.
Көлдек мәзәкләреннән,
Бөтен залны тутырды.
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Шаярабыз, көләбез.
Тез башларына утырып,
Фотоларга төшәбез.
Кайтасыбыз килми өйгә,
Китмибез без, арсак та.
Роберт Миңнуллин – дәү әти,
Оныкларда кунакта.
Бүген барыбызга да бик моңсу. Күңелдә очрашу мизгелләрен, матур хатирәләрне яңартабыз. Роберт абый рухына дога кылыйк. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!
Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш мәктәбенең
башлангыч класслар укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев