Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәһадәтнамә җаваплылыкны арттыра...

Ул көнне җирлегебездәге 27 хәзрәткә имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе тапшырылды. “Имам-хатыйп дини вазыйфаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм пәйгамбәребез “Мөхәммәд (с.г.в)нең сөннәтенә, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш” дигән юллар язылган әлеге мөһим документта. 

Районга Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Президенты аппараты хезмәткәре Илдар Сәлахов килде. Казан кунаклары һәм район башлыгы Рамил Муллин Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйплар белән очрашты.

Ул көнне җирлегебездәге 27 хәзрәткә имам-хатыйплык шәһадәтнамәсе тапшырылды. “Имам-хатыйп дини вазыйфаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм пәйгамбәребез “Мөхәммәд (с.г.в)нең сөннәтенә, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш” дигән юллар язылган әлеге мөһим документта. 
– Шәһадәтнамә, беренчедән, дин әһеленең имам-хатыйплык дәрәҗәсен ныгытса, икенчедән, җирле мөселман дини оешмасында үз вазыйфаларын рәсми төстә башкаруын да раслый. Шәһадәтнамә ике елга бирелә. Сез хәзер “указлы муллалар” булдыгыз. Турыдан-туры халык белән эшләүче дин әһелләре буларак, шәһадәтнамә сезнең җаваплылыкны тагын да арттыра, – диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов. 
Әлеге документ белән бергә хәзрәтләргә Коръән китаплары да тапшырылды. Игелекле дин кардәшебез бүләк иткән әлеге китаплар Мөслимдәге өч мәчеткә дә күпләп бирелде. Соңыннан дин әһелләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Ә хәл итәсе проблемалар һәр җирдә бар. Үз чыгышында Рамил Муллин да аларга аерым тукталды. 
– Дин тарихында бүгенге кебек мөмкинлекләр булмаган. Бүген мәчетләребез бар, дин гыйлеменә өйрәнү өчен китаплар да җитәрлек. Дәрес бирү өчен әзерлекле мөгаллимнәр дә юк түгел. Имамнарыбызның укулар оештыруга, дәресләргә халыкны күбрәк тартуга алынуы гына кирәк. Халык бүген дөнья мәшәкатьләренә артык нык бирелгән. Дөньяларыбыз җитеш, әмма җанда тынычлык юк. Беразга гына булса да көндәлек мәшкатьләрдән арынып, Аллаһ йортларына килергә, башларыбызны сәҗдәгә ияргә кирәк. Шул вакытта рухыбызның зәгыйфьлеге дә бетәр, җаныбызга тынычлык та иңәр, – диде Рамил Муллин. 
Әйе, “Гает намазларын, җомгаларны кайда укырга икән?” дип аптыраган чорлар артта калды. Авылларыбызда Аллаһ йортлары төзелеп тора. Ләкин, ни кызганыч, бүген ишегендә йозак торган мәчетләр дә, җомга көннәрендә генә ачылганнары да бар. Авыл җирлекләрендә, дини тормышны куәтләп, халыкны иманга чакырып яшәргә тиешле хәзрәтләребез арасында да төрлесе күренә. Кайберәүләр дини йолаларны үтәү белән генә чикләнә: яшь парларга никах уку, бала туса, исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату кебек гамәлләрдән ары китә алмый. Гаиләсен туендыру өчен “хөкүмәт эшен” дә башкару да (хәзрәтләр арасында андыйлар да бар) комачаулый торгандыр, бәлки. Шөкер, арада дәгвать кылучылар, дин гыйлеменә өйрәтүне оештыручылар да юк түгел. 
Безнең буын өлкән яшьтәге бабайларны муллалар итеп күрергә ияләшсә дә, имам-хатыйбларның олыгаюы проблемага әйләнеп бара. Дин юлында күп көч куйган аксакалларга алмашка килергә атлыгып торучы гыйлемле урта буын вәкилләре һәм яшьләр бармы? Очрашуда мөфти урынбасары гыйбрәтле саннар китерде. Бүгенге көндә республикада рәсми теркәлү узган 1511 мәчет исәпләнә (әле теркәлү узмаганнары да бар). Аларда хезмәт куючы имамнарның 700е генә дини белемгә ия. 60лап мәчет ачылмый, чөнки имамнар юк икән. Дин гыйлеменә өйрәнергә, Коръән һәм тәфсир белемнәрен үзләштерү юнәлешендә белем тупларга теләүчеләр өчен мәдрәсәләр дә, югары уку йортлары да бар, югыйсә. Бу уңайдан Мансур хәзрәт мөһим мәгълүмат җиткерде: 
– Казандагы Мәрҗани мәчете каршында эшләүче мәдрәсәгә шәкертләр кабул итәбез. Мәдрәсә юл чыгымнарын үз өстенә ала. Уку, туклану бушлай. 9 нчы классны тәмамлаган яшьләр кабул ителә. Уку срогы – биш ел. 
Очрашуда мәчетләрне тотуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Ягулык сезоны төгәлләнүгә, газны аерып, җылыту сезоны кергәч, аны кабат куштыру зур мәшәкать тудыруын әйтте имамнар. Башка биналарны яраклаштырып төзелгән мәчетләргә реконструкция яки капиталь ремонт кирәклеге дә телгә алынды, мәетләрне соңгы юлга озату белән бәйле сораулар да күтәрелде. Хәзрәтләр әлеге сорауларга конкрет җаваплар да алды. Эш барышында барлыкка килгән проблемаларга битараф булмыйча, аларны Диния нәзарәте һәм район җитәкчелеге каршында күтәрү уңай гамәл, әлбәттә. Киләчәктә килеп туган проблемаларны урыннардагы җитәкчеләр һәм мәхәллә халкы белән бергәләп хәл итү кирәклеге әйтелде. 
Әлфинур Ногманова. 
Азат Әхмәтҗанов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев