Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсгать Сәфәров: “Шәһәрләр дә көнләшерлек”. ФОТОРЕПОРТАЖ

Район Советы сессиясендә районның халык хуҗалыгы тармакларының узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

IV чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының V сессиясе эшендә Татарстан Республикасының Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика буенча баш медик-социаль экспертиза җитәкчесе Ригель Низамов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Президент аппаратының, ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, инвесторлар, авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. 
Сессия утырышының көн тәртибе буенча район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин 2020 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ә нәтиҗәләр куанычлы. Хуҗалык эшчәнлеге алып бару өчен шактый катлаулы ел булуга карамастан, районыбыз иң югары трибуналардан сөйләрлек уңышларга иреште. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы биш ел нәтиҗәләре буенча районда тулай продукциянең үсеш динамикасы 217 процент тәшкил иткән. Гомумән, тулай территориаль продуктның 58 проценты – авыл хуҗалыгына, 11 проценты сәнәгать тармагына туры килә. Узган ел 6 млрд 400 млн сумлык тулай территориаль продукт җитештерелгән. Сәнәгать җитештерүе индексы 135 процент тәшкил иткән. Бу исә республиканың социаль-икътисадый рейтингында, бер елда 26 позициягә күтәрелеп, унөченче урынны алырга мөмкинлек биргән. Авыл хуҗалыгы формированиеләре 2 млрд 500 млн сумлык продукция җитештергән. Узган ел белән чагыштырганда үсеш – 37 процент. 
– Тармакның җитештерү-икътисад күрсәткечләре буенча район республика рейтингында уникенче урынга күтәрелде. Ә кош итен җитештерү буенча республикада җиденче урында торабыз, – диде Рамил Муллин. 
Киләчәктә терлекчелек тармагында җитештерү күләме арту тармакның үсеш потенциалын тагын да күтәрер дип фаразлана. “Август-Агро” компаниясе төзегән сөтчелек комплексы да бу юнәлешкә уңай йогынты ясаячак.
– Тармакка инвестицияләр кертү дәвам итәчәк. 2021 ел ахырына Үрәзмәт комплексының тагын 1200 баш савым сыерына исәпләнгән икенче чиратын да файдалануга тапшыру күздә тотыла. Комплексны техника һәм җиһазлар белән тулыландыру, терлекләр өчен “яшел линия” алу да планлаштырыла, – диде “Август-Агро” идарәче компаниясенең башкарма директоры Ришат Закиров.
Район башлыгы соңгы елларда республика ярдәме белән башкарылган эшләрне дә барлады. Узган биш елда гына да социаль-инфраструктура объектларын төзекләндерүгә президент программалары һәм милли проектлар нигезендә 5 млрд 500 млн сум инвестиция җәлеп ителгән. Иң күләмле эшләр юллар төзелешенә туры килә. Соңгы биш елда гына да 3 млрд сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. 
Төзү-төзекләндерү эшләрен алып баруда җирле средстволарның да роле зур, әлбәттә. Аерым алганда, үзара салым программасының әһәмияте зур. Авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, парклар, балалар мәйданчыклары төзүдән тыш, 260 км озынлыкта юллар ремонтланган, күп санда күперләр төзекләндерелгән, 80 км озынлыкта су челтәрләре төзелгән һәм яңартылган, 3 меңгә якын светодиодлы яктырткычлар урнаштырылган һ.б. 
Рамил Муллин, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендәге уңышларны бәян иткәннән соң, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлеккә тукталып, болай диде:
– Заман таләпләренә җавап бирүче ныклы база булдырдык. Ләкин бу өлкәдә хәл ителәсе проблемалар да бар әле. 1000 кешегә исәпләгәндә гомуми үлем очраклары республиканың уртача күрсәткеченнән шактый югары – 19,6. Балалар үлеме буенча хәл тагын да аянычрак.
Сессия утырышында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиевнең, Мөслим урта мәктәбе директоры Илзир Мадьяровның өстәмә чыгышлары тыңланды.
Йомгаклау сүзе белән чыккан Әсгать Сәфәров районның социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча күп позицияләрдә республика рейтингында алдагы урыннарга күтәрелә баруын билгеләде. Соңгы елларда районда республика программалары нигезендә Европа стандартлары югарылыгында алып барылган төзү-яңарту эшләренә югары бәя бирде. 
–Мәгариф учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүдә кулланылучы инновацион технологияләргә, заманча алымнарга республика районнары гына түгел, шәһәрләр дә көнләшерлек, – диде ул.
Аннары Президент аппараты җитәкчесе республика һәм районыбызның халык хуҗалыгы тармаклары үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.
Әсгать Сәфәров ул көнне капиталь ремонт үткәрелгән балалар сәнгать мәктәбен ачу тантанасында да катнашты. Чарага ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да килгән иде. Кунаклар мәктәпнең алдынгы укучылары, фольклор, вокаль ансамбльләр, халык һәм тынлы уен кораллары оркестры чыгышлары белән таныштылар. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары әзерләгән күргәзмәне карадылар. Мәктәп белән танышканнан соң, Әсгать Сәфәров, башкарылган ремонт эшенә югары бәя бирде:
– Биредә илебезнең лаеклы гражданнары тәрбияләнә. Шушындый зәвыклы, бөтен уңайлыклары булган, уку өчен бөтен шартлар тудырылган мәктәпне сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк. Сәнгать мәктәбендә белем алган егет-кызлар киләчәктә республика һәм ил күләмендә танылган йолдызлар булып балкырлар әле, – диде Әсгать Сәфәров һәм, очрашу истәлеге итеп, мәктәпкә картина бүләк итте.
Президент ярдәмчесе башка объектлар, иҗтимгый киңлекләр белән дә танышты. “Кояшлы Ык” ял зонасында зәвык белән башкарылган эшләр, “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләп чыгарылучы авыл хуҗалыгы техникасы да кунакларда зур кызыксыну уятты. “Мөслим халкының, шәһәрләрдән калышмыйча, лаеклы тормыш алып баруы – аның хезмәт сөюендә”, – дип билгеләп үтте Ә. Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев