Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезонга старт бирелде

Узган атна спорт чараларына бай булды. Спорт сөючеләр өч көн дәвамында җитезлекләрен һәм көчләрен сынады. Волейбол, мини-футбол һәм баскетбол буенча яңа сезонга старт бирелде. 

Районара волейбол ярышларында дүрт команда катнашты. Бәйгегә Әлмәт һәм Сарман районнарыннан да командалар килгән иде. 
– Мөслимгә елына берничә тапкыр ярышка киләбез. Җиңәргә дип килдек, – ди Сарман районы җыелма командасыннан Ильвир Нәҗметдинов. – Спорт һәрвакыт кирәк! Көндәшләр белән көч сынашып, осталыкны арттырабыз, үз көчебезне бәяләргә дә бер мөмкинлек бу. 
Ярышларда Сарман районы җыелма командасы җиңү яулады. “Волейбол ярышларында сарманлыларга тиңнәр юк. Бөтен кубокларны алар алып китә. Оста уйныйлар!” – ди ярышларда катнашучылар Сарман командасы турында. Әлмәт районының “Система сервис” командасы икенче урынга чыкты. Мөслимнең “Илтранс” командасы өченче урынны алды. Бәйгенең иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Алар – Сарманнан Ильвир Нәҗметдинов, Әлмәттән Марат Вагыйзов һәм Мөслимнән Илгиз Хәсәншин.
18 сентябрь көнне футбол ярышлары үтте. Башта “ярышлар булмый, командалар юк”, дисәләр дә, ярышка өч команда килде. Егетләр ярышларны “сайлауларга багышлап оештырдык”, дип ышандырды.
– Сезон ачылу уңаеннан ярышларны ел саен үткәрәбез. Быел, сайлауларга багышлап, бераз иртәрәк оештырырга булдык, – ди массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов. – Ярышлар райондашларны спортка тарту, сәламәтлекне ныгыту һәм бердәмлек тәрбияләү максатыннан үткәрелә. 
“Поколение” командасы уенчысы Ранис Ибраһимов бәйгене оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Ярышларда катнашып, үзебездән көчлерәкләр белән көч сынашып, тәҗрибәбезне арттырабыз”, – ди Ранис.
Нәтиҗәдә район үзәге командасы җиңү яулады. “Рама” – икенче, “Поколение” командасы өченче урынны алды. Данис Суфиев – иң яхшы капкачы, Шамил Минһаҗев – иң яхшы сакчы һәм Фәргать Хәбибуллин иң яхшы һөҗүмче дип билгеләнде. 
Шул ук көнне кич “Яшьлек” спорткомплексында баскетбол ярышлары узды. “Баскетбол буенча мөслим командалары көчле!” – дип, ярышларны оештыручылар мактанып та алды. 
– Баскетболны яратабыз. Бу спорт төрендә үзара ярдәмләшү, аңлашу мөһим. Команда рухын тәрбияли торган уен, – диләр “Bleak Team” (Блэк тим) командасы егетләре. – Тренерыбыз – Ленар Садретдинов. Ул һәрвакыт безне үсендерә. Җиңелсәк тә, төшенкелеккә бирелергә юл куймый. Ә тренировкалар, ярышлар даими уза.
Бәйгедә дүрт команда көч сынашты. Район үзәгенең җыелма командасы “Тайфун”га тиңнәр булмады. “Bleak Team” (Блэк тим) икенче урынга чыкты. “Яшьлек” спорткомплексы командасы өченче урынны алды. 
Сезонга старт бирелде. Егетләргә уңышлар һәм бары җиңүләр юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X