Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезон башланыр алдыннан

Мөслимдә 60 күпфатирлы йорт бар, аларның барысында да төтен юллары тикшерелеп чыкты, булган җитешсезлекләр бетерелде. Оешма-предприятиеләр ягу сезонына әзерлек турында паспортларны эшләп бетерде. 

– Мөслим районы ягу сезонына тулысынча әзер, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. – Әлегә район үзәгендәге “Карлыгач” балалар бакчасына гына җылы җибәрелгән, чөнки бу бина индивидуаль җылыту системасы белән эшли. Мөслимдә 60 күпфатирлы йорт бар, аларның барысында да төтен юллары тикшерелеп чыкты, булган җитешсезлекләр бетерелде. Оешма-предприятиеләр ягу сезонына әзерлек турында паспортларны эшләп бетерде. 
Быел үзәкләштерелгән җылылык системасы 39 оешма-предприятиегә хезмәт күрсәтәчәк. Күпфатирлы йортларның һәммәсендә дә икеконтурлы котеллар урнаштырылган. Ягу сезонына мәктәпләр дә тулысынча әзер. Җәйге чорда Яңа Усы мәктәбендә яңа котел урнаштырылган. Лицей, гимназия, Мөслим урта мәктәбендә учет узелы яңага алыштырылган, бюджет оешмаларында мондый узелларга сыйфатлы ремонт башкарылган. 
Быел капремонт программасына Кооператив урамындагы 152а Пушкин урамындагы 82, 84нче йортлар кергән иде. Ремонттан соң аларда фасад, отмостка эшләнде, цоколь җылытылып ясалды, подъездларга яңа ишекләр, яңа пластик тәрәзәләр куелды. Бу йортларда яшәүчеләрне салкын кыш куркытмаячак. 
Район халкын “җылытучы” “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыятенең җиденче һәм тугызынчы котельныйларында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. 
– Трасса торбаларының шактый өлеше алыштырылып, котельныйлар каралды. Бик күп ремонт эшләре башкарылды, хезмәткәрләребез дә, авария бригадалары да ягу сезонына әзер, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Ирек Заһидуллин. 
Быелгы җәй артык кызу көннәре белән куандырмады. Аның каравы көзнең беренче ике атнасы җылыга кинәндерде. Җылыту системалары үзләрендә булган шәхси йортлар, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җәйнең икенче аенда ук “мич”ләрен кабызды. Сентябрьнең икенче декадасы төгәлләнә, салкын көннәргә дә күп калмагандыр. 
– Ягу сезоны башланыр алдыннан, гадәттәгечә, объектларга тикшерү белән чыгабыз. Сентябрь ае – газ җиһазларын, җылылык мичләре, төтен һәм вентиляция каналларын эксплуатацияли башлау буенча иң җаваплы чорларның берсе. Халык та бу вакытка ныклап әзерләнә, дип беләбез. Без рейдлар белән чыкканда күпләр, йортларындагы морҗа башларын агартып, морҗаларны төзекләндереп куйганнар иде. Искергән газ җиһазларын да яңартучылар шактый. Иң беренче чиратта хуҗалар төтен юлларының чисталыгы турында кайгыртсын иде. Куркынычсызлык һәм иминлек өчен вентиляция каналларын чистарту зарур. Газ мичен кабызыр алдыннан, төтен һәм вентиляция каналының тарту көчен тикшерү бик мөһим. Бу таләп үтәлмәгәндә, газ мичен кабызу тыела, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин. 
Ягу сезоны аеруча җаваплылык сорый: җитәкчелектән дә, җаваплы оешмалардан, халыкның үзеннән дә. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, җаваплы караганда, хәвеф-хәтәрләр читләтеп узар. 
Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ягулык сезоны отопительный сезон