Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезне көтә авыл, белегез!

“Яшьләр авылга кайтмый” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. “Шәһәргә укырга киткән бала авылныкы түгел инде ул”, – диләр. Яшьләр үзләре нинди фикердә? Бүгенге студентларның киләчәккә планнары нинди? Егет-кызларның фикерләрен сезгә дә җиткерәбез. 

Раил, 
Мөслим: 

– Мин 9 сыйныфтан соң политехника техникумында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Эретеп ябыштыручы булып эшлисем килми, шуңа югары белем алырга булдым. Бүгенге көндә КФУның Алабуга филиалында автомобиль транспортына хезмәт күрсәтү һәм сервис бүлегендә 4 курста укыйм. Мөслимгә кайтырмынмы – белмим. Шәһәр шәһәр инде ул, мөмкинлекләр күбрәк. Күңелгә яткан эш табу мөмкинлеге дә зуррак. 
Рөстәм, 
Ташлыяр: 

– Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында транспорт корылмалары институтында 5 курста белем алам. Диплом алгач кая барасымны төгәл генә әйтә алмыйм, ничек килеп чыга инде. “Татавтодор”ның Мөслим участогында мин алган белгечлек белән эшләргә була. Чит илгә китү мөмкинлеге дә бар, 2 курстан соң мин Америкада яшәп, эшләп кайттым. Башта шәһәрдә калып, тәҗрибә туплармын, акча эшләрмен, бәлки. Аннан авылга кайтырга да була. Шәһәр фатирын яратмыйм, миңа иркенлек, тынычлык һәм ирек кирәк. 
Виктория, 
Мөслим: 

– КФУның Алабуга филиалында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген алам. Максатчан юнәлештә укырга кердем, шуңа эшкә Мөслимгә кайтачакмын. Дөрес, шәһәрдә һөнәр сайлау өчен дә, шәхси үсеш өчен дә мөмкинлекләр күбрәк. Мөслимдә исә тыныч, шәһәрдәге кебек ыгы-зыгы юк. Тыныч кына яшәргә һәм эшләргә була. Туган җирдә ярдәм итүчеләр, терәк булучылар да күбрәк. 
Ринат, 
Каенсаз: 

– КФУның Алабуга филиалында физика-математика укытучысы белгечлеген үзләштерәм. Максатчан юнәлештә укырга кердем, тик бу шәһәрдә калырга комачауламый, дип беләм. Минем шәһәрдә эшлисем килә, чөнки калада мөмкинлекләр күбрәк. Студент тормышым бик актив бара: төрле ярышларда, шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә, мәдәни һәм спорт чараларында, фәнни эшләрдә дә катнашам. Укып бетергәч тә актив яшәү рәвешен дәвам итәргә исәп, шуңа шәһәрдә калу отышлырак. Шәһәрдә яшьләргә ял итү, күңел ачу урыннары күп, төрле клублар эшли. Мөслимдә яшьләр өчен җыелыр урын, үзәк юк. 
Лениза, 
Мөслим: 

– Мин Яр Чаллы педагогия институтын тәмамладым һәм Казанга күчтем. Һөнәрем буенча педагог-психолог. Күңелемә иҗат якынрак, шул сәбәпле “Яңа гасыр” каналына реклама менеджеры булып урнаштым. Күренекле шәхселәр, җырчылар белән аралашам. Бу мине тагын да илһамландыра! Максатны төгәл куйсаң, барысына да ирешергә була, дип уйлыйм. 
Азат, 
Мөслим: 

– Казан дәүләт ветеринария медицина академиясендә 4 курста белем алам. Һөнәрем авыл хуҗалыгы белән бәйле. Укып бетергәч, һичшиксез, Мөслимгә кайтам. Әтием – фермер, аңа мин булышмасам, кем ярдәм итәр?! 

 

Студентлар белән Римма Афзалова сөйләште.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев