Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сездән – язылу, бездән – бүләк!

Хәтерләсәгез, 2018 елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына июнь аенда язылучылар арасында бүләк уйнатырга вәгъдә иткән идек.

Хәтерләсәгез, 2018 елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына июнь аенда язылучылар арасында бүләк уйнатырга вәгъдә иткән идек. И көттек, и көттек сездән квитанцияләрне!..

Ахыр чиктә, инде июль дә үтте дип, безгә килгән 7-8 квитанция арасында “шобага салырга” булдык. Бүләк отучыларыбыз – өчәү. Иске Карамалыдан Рамил Сайрановка – ваза, Илсөяр Әһлиевага (шулай ук Иске Карамалыдан) җимеш савыты чыкты. Шундый ук җимеш савытын Иске Вәрәштән Мәхмүз Мәрданов та отты. Язылуыгыз өчен рәхмәт, дуслар! Бүләкләрегезне Мөслим матбугат үзәгеннән эш көннәрендә килеп алуыгызны сорыйбыз. Аерым рәхмәтебезне Иске Карамалы почта бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Сәлаховка җиткерәбез. Алмаз әфәнде авылдашларын газетага яздырып кына калмый, бүләк уйнатуда катнаштыру өчен язылу турында квитанцияләрен дә туплап җибәрә.

Язылу төгәлләнде... һәм 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу башланды! Бәяләр артачак. Ә 31 августка кадәр “Авыл утлары” (“Сельские огни”) на арзанрак бәядән язылырга мөмкин. “Авыл утлары”на ярты елга язылу бәясе әлегә – 711 сум 78 тиен (узган яртыеллыкта 735 сум иде), “Сельские огни”га язылу 689 сум 52 тиен (699 сум) тәшкил итә. Оешмалар өчен бәяләр үзгә. Газетабызга иң беренчеләрдән булып язылучы иң актив һәм тугры әбунәчеләребез арасында бүләк уйнатырга да ниятебез бар.

Без, үз чиратыбызда, газетабызны кызыклы һәм файдалы итәргә тырышабыз. Яңа рубрикалар, яңа сәхифәләр тәкъдим итәбез. Кызыклы бәйгеләребез дә бар. “Гөлбакчалы йорт” фотобәйгесендә һәркем катнаша ала. Моның өчен үзегезнең, якыннарыгызның яки авылдашларыгызның гөлбакчаларын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка призы