Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез сораган идегез: Лилияләрне ничек үстерергә?

Шактый олы яшьтәге газета укучыбыз бездән лилия чәчәкләрен үрчетү юллары турында сорашкан иде. Аның үтенечен искә алып, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нина Ипполитованың язмасын тәкъдим итәбез.

Бакчага ямь биреп, хуш ис таратып утыручы әлеге чәчәк кояшлы урыннарны ярата. Утырту өчен 20-25 см тирәнлектә зур булмаган чокыр ясыйсала. Кара туфрак, урман балчыгы, торф, компост, ком, көл, черемә һәм суперфосфаттан торган катнашма әзерләнә. Чокыр төбенә 2 см калынлыкта ком салына, лилия чәчәгенең суганчаларын тамырлары яртылаш комга кереп торырлык итеп урнаштырасың һәм алдан әзерләнгән катнашма белән күмәсең. Күмү тирәнлеге чәчәкнең сортына карый. Эре сортларны - 20 см, вакларын 10 см тирәнлеккә утыртырга киңәш ителә.

Лилияләрне бик тиз үрчетергә була. Яңа үсенте алуның берничә вегетатив ысулы бар: суганчаның оясын бүлү, бәби суганчалар үстерү, сабактагы бөре суганчаларын һәм суганча кабыгын тамырландыру, сабак чыбыкчасыннан һәм яфрактан үрчетү.

Суганчаның оясын бүлү иң уңайлы ысул санала. Лилия чәчәгенең суганчасы астында ел саен яңалары үсеп чыга. Чәчәк яхшы үссен өчен аларны аерып алырга һәм яңа урыннарга утыртырга кирәк. 3-4 елдан соң, аларның һәрберсеннән 4-6 суганчадан торган яңа оя барлыкка килә. Аеруны сентябрь башында башкарырга кирәк. Язын җир өстендә үсентеләр күренә башлагач, аеру тыела. Аерып утыртканның беренче елында аеруча яхшылап тәрбияләү, сугару кирәк.

Бәби суганчалардан үрчетү. Бәби суганчалар сабакның җир астындагы өлешендә барлыкка килә. Аларны сентябрь башында аерып алырга һәм шунда ук артык ашлы булмаган туфракка 4-5 см тирәнлеккә күчереп утыртырга кирәк. Бер-ике елдан аларны дами урынга күчерергә мөмкин. Бу очракта төп ана суганчага тияргә ярамый. Әлеге ысул белән үрчетелгән лилияләр 3-4 елдан соң чәчәк ата. Аннан да иртәрәк чәчәккә бөреләнсә, аларны өзеп ташлау киңәш ителә. Юкса үсемлекнең көче булмаячак.

Суганча кабыгын тамырландыру юлы иң тиз һәм файдалы ысул санала. Суганчадан 100 гә кадәр яңа үсенте алырга була. Кабыкларны аерып алуны вегетация чоры дәвамында яки суганчаларны башка урынга күчереп утыртканда башкарырга мөмкин. Җирдән алынган суганчаны иң элек юарга һәм саклык белән генә кабыкларын аерып алырга кирәк. Ана суганчаны саклап калырга теләсәгез, кабыкның яртысыннан артыгын салдырмагыз. Кабыкларны юып, марганцка суында тотарга һәм җиңелчә киптерергә. Аннары, полиэтилен пакетка салып, вакланган агач күмере сибәргә дә, сортының исемен яки чәчәкнең төсен язып, һава кермәслек итеп бәйләргә. Шуннан соң 6 атна дәвамында 22-25°С, 4 атна 17-18°С температурада сакларга кирәк. Утыртканчыга кадәр 2-4°С температурада суыткычта тотарга мөмкин. Кабыкларда суганчыклар һәм тамырлар барлыкка килгәнчегә кадәр бүлмә температурасында тотсаң да була. Аннары аларны үстерү өчен туфракка утыртырга яки язга кадәр суыткычта сакларга киңәш ителә. Утыртканда кабыкларның өчтән ике өлеше өстә калырга тиеш. Кабыкларны яз көне аерганда турыдан-туры ачык грунтка утыртырга мөмкин.

Сабактагы бөре суганчаларыннан үрчетү - тиз арада суганчалар алу өчен иң уңайлы ысул. Ләкин лилиянең барлык сортлары да бөре суганчалары бирми. Алар нигездә Азия гибридларында барлыкка килә. Бөре суганчалары яшь үсентеләрдә һәм чәчәк ату чорында бөреләре өзелгән үсемлекләрдә күренә, алар дымлы һавада да яхшы үсә. Кара-кучкылт төстәге суганчалар яфракларның төбендә урнаша. Бөре суганчаларны үсенте чәчәкләрен койганнан соң җыярга була. Көзен алар үзләре дә җиргә коела башлый. Аларны җыеп полиэтилен пакетларга салырга һәм ике атнага суыткычка куеп торырга, тамырлары күренә башлагач, ачык грунтка утыртырга кирәк. Туфрак җиңел һәм туклыклы булырга тиеш. Суганчалар 5-6 см ара калдырып, 2-3 см тирәнлеккә аерым буразналарга утыртыла. Язын аларны төп чәчәклеккә күчерергә була.

Лилиянең аеруча кыйммәтле сортларын чыбыкчадан үрчетергә мөмкин. Моның өчен үсентенең сабагы һәм яфрагы алына. Иң кулай вакыт - чәчәккә бөреләнгән фаза. Сабак 7-8 см озынлыктагы чыбыкчаларга бүленә. Аларны шунда ук туфракка авышлык белән һәм өске яфраклары чыгып калырлык итеп күмәргә кирәк. Өстенә кояш төшмәслек булырга тиеш. Тиешенчә сугарып торганда 30-50 көннән суганчалар барлыкка килә. Яфрактан үрчетү дә бик җиңел. Лилия чәчәк атар алдыннан алынган яфракларны тартмага утыртып, өстен пленка белән капларга. Тамыр җибәргәнче җиңелчә сугару киңәш ителә. Тамырланганнан соң (якынча 3-4 атнадан), пленканы алып, үсентеләрне ачык грунтка күчерү кирәк. Югарыда саналган ысуллар белән үрчеткән лилияләр өченче елда сезне чәчәкләре белән куандырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев