Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез кайда су керәсез?

Җәй җитү белән Ык буе әрәмәсе мөслимлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелә. Бигрәк тә җәйге каникулда булган укучылар җыелышып су керергә ярата. Беренче карашка, елга яисә башка сулыкта су коенган адәм баласына әллә ни куркыныч янамый да кебек. Статистик мәгълүматлар гына уйланырга мәҗбүр итә. Ел башыннан алып республикада 28 суга...

Халык арасында популяр булган су керү урыннары Мөслимдә аз түгел: Ык елгасы, Бахша" күле, "Кара яр", Ольгино шарлавыгы һәм буалар. Тик телгә алынган бер генә сулык янәшәсендә дә махсус ясалган су коену урыны, пляж юк. Ык буенда кайчандыр булган комлыкларны да бүген үлән баскан. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе хәбәр итүенчә, пляж булдыру бик күп чыгымнар таләп итә. Санэпидемсанциядән рөхсәт алу өчен суның чиста һәм нормаларга туры килүе кирәк. Халык күп җыела торган урын булгач, пляжның махсус коткаручылары, ярдәм күрсәтү җайланмалары да булырга тиеш. "Алдагы еллар өчен төгәл генә әйтеп булмый. Тик быелга пляж ясау өчен район бюджетында финанс чыгымнары билгеләнмәгән", - ди Марат Шәймөхәммәтов.

Рифкать Закиров (пенсионер): "Башка шәһәрдә яшәсәм дә, туган авылым Мөслимгә еш кайтам. Ык буе әрәмәсе - иң яраткан ял итү урыныбыз. Шунысы гына борчый: елга тирәсендә халык без үскәндәге кебек күп түгел. Бу су керү урыннары булмау белән бәйле, минемчә. Бар яклап та матурланып, үзгәреп килгән районның кечкенә генә пляж ясау өчен мөмкинлеге юк түгелдер? Пляж кирәк."

Илгиз Закиров (ветеран укытучы): "Без, балык тотып, көтү көтеп, кош-корт саклап, шушы Ык буе әрәмәсендә үстек. Су керү дә яраткан шөгылебез иде. Чөнки чистартылган комлык урыннары бар иде. Бүген әрәмә ташландык хәлгә килде, бик аянычлы. Үлән баскан урында су кергән балаларны күреп хәфаландык. Ата-аналары ни карый икән?"

Гадәттән тыш хәлләр район комиссиясенең соңгы утырышында авыл җирлекләре башлыкларына елга-күл тирәләрен тәртипкә китерү һәм "Су керү катгый тыела" дигән элмә такталар урнаштыру бурычы куелган иде. Күзәтчелек эшчәнлеге буенча район бүлеге белгечләре әйтүенчә, әлеге язулар белән генә халыкны су керүдән тыю мөмкин түгел шул. Батып үлү очракларының күпчелеге нәкъ менә су керү рөхсәт ителмәгән урыннарда була. Фаҗигале хәлне булдырмас өчен белгечләр киңәшенә дә колак салу кирәк.

Теләге булса, адәм баласы таулар күчерергә дә сәләтле, диләр. Мөслим районында да шәһәрләрдәге кебек пляжлар барлыкка килер, дип өметләник. Җирлегебез табигате бик күп туристларны үзенә җәлеп итәрлек матур. Елга буенда пляж һәм башка төрле ял итү урыннары булдыру эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бер мөмкинлек.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев