Мөслим-информ

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!..

Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм үтте. Бәйрәмдә район мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар коллективлары, мәгариф ветераннары катнашты.

Чарада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрикләде. Бәйрәм тантанасында бер төркем укытучыларга район башлыгының һәм магариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Район мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр-биюләре бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: