Мөслим-информ

Ә сез дару үләннәре җыясызмы?

Бәләкәй генә Мөслимдә дистәгә якын даруханә эшли. Авырып китсәң, дарулар җитәрлек. Шуңа да карамастан, халык дару үләннәре турында да онытып бетерми: беренче яшеллек күренә башлауга белгән, таныган үсемлекләрен җыя башлыйлар.

Башка елларны июнь башында ук саргая башлаган үләннәр быел иркенләбрәк үсәләр. Әби-бабайларыбыз дару үләннәрен июльнең беренче ункөнлегендә җыйганнар, чөнки бу чор - үсемлекләрдә файдалы матдәләрнең иң күп вакыты. Дару үләннәрен җыя дә белергә кирәк. Таныш түгелләрен, гомумән, өзмәскә. Яфракларын файдалансаң, чәчәк атканчы җыярга, бөтен өлешләрен дә файдалансаң, чәчәк аткан чорда җыярга кирәк, диләр белгечләр. Үләннәрнең файдасы турында төгәл мәгълүматлы булу кирәк. Бу хакта без өлкәннәрдән ишетеп беләбез. Хәзер инде интернет челтәре дә ярдәм итә. Тиешенчә киптергәндә, саклаганда, куллану кагыйдәләрен истә тотканда, дару үләннәре сихәтләнергә ярдәм итә.

Ә сез аягыгызга уралган байлыкны күрәсезме? Дару үләннәре җыясызмы?

Галия Фәрхетдинова, Мөслим:

- Карлыган, кура җиләге, чия, бакча җиләге, җир җиләге, зәңгәр мәтрүшкә җыеп, чәйгә салып эчәбез. Шулай ук мелисса, бөтнек киптерәбез. Җиләккә баргач, тукранбаш җыябыз. Йөрәккә файдалы, Аны да киптереп, чәйгә салабыз. Җиләкне яфрагы белән киптереп, кыш көне салкын тигәндә файдаланабыз.

Мария Смелова, Яңа Усы:

- Бөтен кеше кулланган үләннәрне файдаланабыз. Ә менә дару үләннәреннән берсен беләм, ләкин аның исемен белмим. Ул басу-кырларда, печәнлекләрдә үсә. Шул үлән эч китүдән булыша. 20-25 сантиметр озынлыктагы үсемлекнең 3-4 сабагын ярты литр суда кайнатып, бер рюмка эчәргә кирәк. Файдасы тимәсә, 4 сәгатьтән тагын бер тапкыр эчәргә кирәк, дигән иде авылдашым, элек дару үләннәре белән дәвалаган Елена Суханова. Гадәттә, бер тапкыр эчү дә җитә.

Илүсә Фәрхетдинова, Октябрь:

- Күп еллар инде бөтен белгән үләнне дә җыям. Бакчадагы пион, календула чәчәкләреннән башлап, кишер сабагына (күзләргә файдалы) кадәр. Карлыган, кура җиләге яфраклары турында әйтеп тә тормыйм. Йорт чиясенә караганда чәйгә кыр чиясе яфрагы тәмлерәк. Аны җыярга махсус барам. Урман-кырлардан юкә чәчәге, ике төрле мәтрүшкә җыям, җир җиләген яфрагы белән киптереп файдаланам. Алмагач яфрагыннан чәй гемоглобинны күтәрә, шомырт яфрагы чәйгә үзгә тәм бирә. Кыр нараты үләне дип йөртелгән үлән дә файдалы. Бакчабызда ясмин куагы үсә, аның чәчәкләрен дә әрәм итмим. Киптереп, бөтен үләнне табакта уам да кибет чәенә кушам. Эчкән кешеләр, бик тәмле, ди. Балаларга да әзерләп бирәм. Салкын тиеп бик авырган юк. Шул үлән чәйләренең файдасыдыр, дип уйлыйм.

Җавапларны Мөнирә Арсланова язып алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: