Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сессия узды

27 октябрь көнне IV чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XI сессиясе үтте. Сессия эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин катнашты.

Сессиянең көн тәртибенә ун мәсьәлә куелган иде. Беренче мәсьәлә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында булып, әлеге вазыйфага ике кандитат (Альберт Хуҗин һәм Илзир Мадъяров) тәкъдим ителде. Район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү ачык тавыш бирү юлы белән барды. Нәтиҗәдә Хуҗин Альберт Роберт улы кандидатурасы бертавыштан хупланды. Сессия эшендә Мөслим районы муниципаль милкен 2021 елга хосусыйлаштыруның фараз планын раслау, район чикләрендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау, эшмәкәрлек һәм инвестиция мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив-хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында һ.б. мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев