Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сессия үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш медик-социаль экспертиза җитәкчесе Ригель Низамов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты.

Сессия үтте

Бүген IV чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының V сессиясе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасының Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш медик-социаль экспертиза җитәкчесе Ригель Низамов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Залда шулай ук Татарстан Республикасы аппаратының, ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, инвесторлар, авыл хуҗалыгы формированиеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре дә бар иде.

Сессия утырышының көн тәртибе буенча район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин 2020 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңай динамика, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт өлкәсендәге уңышларны бәян итте. Алда торган хуҗалык елына бурычлар билгеләде.

Әсгать Сәфәров районның социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча күп позицияләрдә республика рейтингында алдагы урыннарга күтәрелә баруын билгеләде. Соңгы елларда районда республика программалары нигезендә Европа стандартлары югарылыгында алып барылган төзү-яңарту эшләренә уңай бәя бирде. Мәгариф учреждениеләрендә белем һәм тәрбия бирүдә кулланылучы инновацион технологияләргә, заманча алымнарга республика районнары гына түгел, шәһәрләр дә көнләшерлек, диде ул. Аннары Әсгать Сәфәров республика һәм районның халык хуҗалыгы тармаклары үсешенә зур өлеш керткән райондашларыбызга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Район ветераннар советы рәисе Низамов Илгиз Хафиз улы Татарстан Республикасынын социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышларга ирешүе өчен “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Минзэлэ урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе Усы участок урманчылыгы участок урманчысы Гыймранов Ринат Рәкыйп улына “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы”; “Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йорты” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Шакирҗанова Гөлнар Гарифҗан кызына халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышлары һәм намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре”; район үзәк хастаханәсенең балалар табибы Мөҗипова Резеда Әннәс кызына халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Демидов Рафаэль Тимофей улы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе; Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Салихҗанова Дилбәр Рифкать кызы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

 

Римма Афзалова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев