Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсешкә йөз тотып

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча беренче урынбасары  Рөстәм Ильясов белән 2021 елның җиде аенда ирешелгән социаль-икътисадый күрсәткечләр турында сөйләштек.

– Рөстәм Алмазович, социаль-икътисадый үсеш буенча муниципаль берәмлекләр арасында безнең район нинди урынны били? 
– Республикада ай саен 14 күрсәткеч буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше буенча рейтинг төзелә. Әлеге рейтинг нигезендә узган җиде ай күрсәткечләре буенча безнең район 27нче позициядә тора (узган ел 29нчы позиция иде). Моңа теркәлгән эшсезлек кимү, предприятиеләрнең өстәлгән бәя күләме арту нәтиҗәсендә ирешелде. Татарстан статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2021нче елның беренче яртыеллыгында районда предприятиеләрнең өстәлгән бәя күләме 521 млн 213 мең сум тәшкил итте. Бу – рейтингта 32нче урын, дигән сүз (2020 елда – 248 млн 674 мең сум, 38нче урын иде). Өстәлгән бәя бер кеше башына 27,29 мең сум тәшкил итте (ТР буенча – 29 урын, 2020 елда – 12,87 мең сум, ТР буенча – 39 урын).
Оешма-предприятиеләр тарафыннан 1 млрд 206 млн сумлык товар җитештерелгән, эш башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 34,4 процент тәшкил итте. “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Мөслим сөт комбинаты”, “Август-Мөслим” җәмгыятьләре, ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе, “Туган як” агрофирмасы, Мөслим төзелеш оешмасы, Рафаэль Гыймаев крестьян-фермер хуҗалыгының бу яктан уңышлы эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. “Агромастер” компаниясе ел саен җитештерү күләмен арттыра бара. Трактор комплексын үстерү максатында “Развитие” икътисад паркында җир участоклары бүленде. Киләсе ел башында тракторлар җитештерү буенча парк төзү планлаштырыла.
– Район үсешендә инвестицияләр күләме күпме?
–Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2021 елның беренче яртыеллыгында финанслауның барлык чыганаклары хисабына төп капиталга инвестицияләр 547 млн 969 мең сум тәшкил итте, рейтингта – 41нче урын (2020 елда – 34нче урын). Бер кешегә төп капиталга инвестицияләр күләме (бюджет средстволарыннан кала) 12,4 мең сум (ТР буенча – 33 урын, узган ел – 27нче урын). Күрсәткечнең түбәнәюе 2020 елда “Август-Мөслим” җәмгыятендә роботлаштырылган сөт комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылу, терлек сатып алу белән аңлатыла. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд 239 млн сум тәшкил итте.
Өченче кварталда сөт комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылачак. Шул хисапка ел ахырына кадәр күрсәткеч артачак. Инвестицияләрнең фаразланган күләме – 650 млн сум. “Агромастер” компаниясенең, “Август-Мөслим” җәмгыятенең, “Туган як” агрофирмасының, ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесенең, “Фаиза” кооперативының, фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләрнең үз һәм җәлеп ителгән средстволары төп капиталга инвестицияләрнең төп чыганагы булып тора.
Инвестицияләрнең гомуми күләмендә иң зур чагыштырма авырлык шәхси торак йортларны эксплуатациягә тапшыруга туры килә. Быелга әлеге күрсәткечнең еллык планы 10 мең кв.м. тәшкил итә. 1 сентябрьгә 3 мең 398 кв.м. файдалануга тапшырылды (ТР буенча – 44нче урын).
2021 елда кече крестьян хуҗалыгындагы бер проектны билгеләп үтәсе килә. 2019 елда Рафаэль Гыймаев “Инвест-Агро” банкрот массасыннан Михайловка авылындагы ташландык торакларны сатып алды һәм ындыр табагында реконструкция үткәреп, кошчылык фермасы, сугым цехы төзи башлады. Инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млн сумнан артты. Бүгенге көндә 360 кошка урын бар, тәүлегенә 11 мең кош эшкәртергә мөмкинлек бирүче сугым цехы эшли башлады.
Елның беренче яртыеллыгында авыл хуҗалыгы оешмалары, эре һәм урта крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр буенча авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе 217,2 млн сум тәшкил итә, узган елның шул чорында 204,9 млн сум иде. Бер эшләүчегә – 357,3 мең сум (ТР буенча – 20нче урын, 2020 елда – 22нче урын). 
– Рөстәм Алмазович, икътисад үсешендә җирле бюджетның роле нинди?
– Сигез ай эчендә җирле бюджетның гомуми кереме 602 млн 587 мең сум булды, план – 792 млн 750 мең сум. Үз керемнәребез буенча 2021 елга муниципаль бюджетның аныкланган керем планы 229 млн 82 мең сум булып, фактта сигез айда 172 млн 988 мең сумга үтәлде. Метрәй, Исәнсеф, Түбән Табын авыл җирлекләре салым һәм салым булмаган түләүләрне җыюда актив эшли. Тойгелде, Әмәкәй һәм Мөслим авыл җирлекләренә салымнар буенча бурычлар белән эшләүне тизләтергә кирәк.
– Республика рейтингында хезмәт хакы турында да мәгълүмат күрсәтелә. Бу яктан безнең районда үсеш бармы?
– 2021нче елның 1 июленә районда уртача айлык хезмәт хакы 2,33 процентка артып, 34 мең 077 сум тәшкил итте (республика буенча – 42,6 мең сум). Хезмәткә түләү фонды 629,7 млн сум тәшкил итте. Кече һәм микропредприятиеләрдә уртача хезмәт хакы – 16 543,1 сум. Бер кеше башына акча кереме – 18 545 сум. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үсеш – 10,9 процент. Типик гаилә әгъзасына минималь куллану бюджеты күләме беренче яртыеллыкта 13 605 сум булды.
1 сентябрьгә 59 кеше эшсез буларак теркәлгән. Вакансияләр саны – 75.  Район оешмаларын “Работа в России” порталында теркәү эше дәвам итә. Бүгенге көнгә порталда 72 эш бирүче теркәлгән. Эшсезләр саны кимү, вакантлы урыннар саны арту күзәтелә. Яшәү өчен уңайлы шартлар булу киләчәктә вакантлы урыннар булмас, аларны районга эшкә кайткан яшь белгечләр алыр, дигән ышаныч тудыра.

Мөнирә Арсланова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев