Мөслим-информ

Үсешкә йөз тотып

Районның терлекчелек тармагы үсеш кичерә.

Гыйнвар аенда мөгезле эре терлекләрдән тәүлеклек үсеш алу буенча Мөслим республикада алдынгылар рәтенә күтәрелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган айда савым сыерларыннан уртача 369 килограмм сөт савып алынды. Продуктлылык 2019нчы елның шул чорындагыдан 61 киолграммга артты. Бүген һәр сыердан уртача 13,4 килограмм (узган елның шул чорындагыдан 3,2 килограммга артыграк) сөт савып алына. “Туган як” агрофирмасында көнлек савым – 17,8, “Август-Мөслим”дә 14,8 килограмм тәшкил итә.

Фото-Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: