Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрь җылы булачак

Явым-төшем күләме уртачадан ким булыр, дип көтелә.

Ил территориясенең күпчелек өлешендә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак.

(«Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең якынча фаразына караганда, Россиянең Европа һәм Азия өлешендә сентябрьдә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

Көзнең беренче ае Мәскәүдә, Уралда, Себердә, Якутиядә, Чукоткада, Камчаткада һәм Забайкальеда җылырак булачак. Алтайда уртача һава температурасы нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә, дип билгеләп үтә басма.

Моннан тыш, «Илнең Европа территориясе көньягының күпчелек өлешендә явым-төшем күп еллык уртача күрсәткечтән кимрәк булыр дип фаразлана», - дип сөйләде синоптиклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы погода сентябрь