Мөслим-информ

Семык бәйрәменә килегез!

1 июнь көнне Мари Бүләр авылында мари халкының республикакүләм Семык бәйрәме үткәрелә.

Бәйрәмгә ундүрт районнан, Марий Эл республикасыннан, Киров өлкәсеннән кунаклар килүе көтелә. Ул көнне теләгән һәркем төрле уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ача алачак. Бәйрәмдә “Мари гүзәле” конкурсы да узачак. Балалар өчен уен мәйданчыклары, күргәзмәләр, сәүдә рәтләре халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә. 6+ 

 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: