Мөслим-информ

Семык бәйрәме гөрләде. ФОТОРЕПОРТАЖ

Семык – мари халкының төп бәйрәме. Борынгы заманнарда аны Пасхадан соң 7 атна үткәч уздырганнар. Ул, Троица атнасының чәршәмбе көнендә башланып, якшәмбесендә тәмамланган. Мари халкының республикакүләм Семык бәйрәме быел районыбызның Мари Бүләр авылында узды. Республика күләмендә егерме дүртенче тапкыр узучы бәйрәмгә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән бик күп кунаклар, иҗат коллективлары килде.

– Семык мари халкының еллар дәвамында килгән йолаларын, милли гореф-гадәтләрен саклауны күздә тота. Җәй җитүен күрсәтүче, җәйгә старт бирүче милли бәйрәмебез ул. Бер нәрсәгә дә карамыйча, бу көн елның елында кояшлы, матур була, – ди Мари Бүләр авылында яшәүче 100 яшьлек Миңлеян Димиева. 
Авылның иң өлкән кешесе буларак, бәйрәмнең флагын тантаналы төстә күтәрү хокукы да аңа бирелде. 
... “Семыкка көн бозылды”, дип борчылып, Мөслимнән бәйрәмгә кузгалдык. Төне буе яуган яңгыр иртән дә койды гына. Мари Бүләргә якынлашкан саен үзебезне башка дөньяда кебек хис иттек. Монда кояш көлә, кошлар сайрый, һавада болытның әсәре дә юк. Бактың исә, авылның өлкән картлары, иртүк биек тау башына менеп, матур көн сорап теләк теләгәннәр икән. Теләкләре чынга ашкан! Бәйрәм мәйданы табигатьнең иң матур урынында урнашкан: тирә-як урман, биек таулар белән уратып алынган. 
Бәйрәмдә республиканың Әгерже, Арча, Актаныш, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Алабуга районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, Марий Эл республикасыннан, Киров өлкәсеннән делегацияләр, мари фольклор ансамбльләре, җыр коллективлары катнашты. Семыкта катнашучыларны Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, ТР Президенты департаментының милли сәясәтне реализацияләү буенча идарә җитәкчесе Данил Мостфин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстанның марилар җәмгыяте җитәкчесе Олег Третьяков, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов сәламләде. Кунаклар парад белән мәйдан түренә узды. Иң беренче булып әгерҗелеләр үтте. Нәкъ менә Әгерҗедә мариларның күп өлеше яши, дип исәпләнә. Беренче тапкыр республика масштабында Семык бәйрәме дә әлеге районда үткәрелгән. Әгерҗенең “Эр ужара” фольклор ансамбле һәм “Йонгалт, гармонь, йук” гармунчылар коллективы мәйданга җырлап керде. Алар артыннан Актаныш делегациясе атлады. Актаныш районының Мари-Суыксу авылында яшәүчеләрне мари мәдәниятенең үзенчәлекле утравы дип йөртәләр икән. Алар бәйрәмгә “Ший Памаш” халык фольклор ансамбле белән килде. Арчалылар бигрәк тә үзенчәлекле булулары белән аерылып торды. Колонна алдында барган өлкәннәр (алар телендә әйтсәк, старейшиналар) Шурабаш авылының “Шишор” халык ансамблен җитәкли. Бу ансамбль – авылның горурлыгы. 1975 елда хәтта Мәскәүдә үзәк телевидениедә чыгыш ясаган. Киров өлкәсенең – “Мариял”, Менделеевск районының “Элнет” халык фольклор ансамбле, “Памаш”, “Йыгыра-модыш” ансамбльләре, Казан шәһәренең – “Лай Мардеж”, Яр Чаллының – Марий сем”, Минзәләнең – “Марий кас”, Кукмараның – “Кна вел”, Алабуганың – “Марийские зори”, Мөслимнең “Полер кас” ансамбльләрен бәйрәмдәгеләр кул чабып каршы алды.

– Семыкның Мари Бүләрдә үткәрелүенә бик шатбыз. Авылның “Полер кас” фольклор ансамбле 1990 елда төзелде. Районда гына түгел, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә районнарының мари авылларында да көтелгән кунак без. 2002 елда ансамбльгә халык исеме бирелде. Чыгышлар белән бик күп шәһәр һәм районнарда, чит төбәкләрдә дә булырга туры килә. Бүген – һәр җирдә бәйрәм рухы. Кунакларның да кәефе күтәренке, – ди “Полер кас” фольклор ансамбле әгъзасы Әнисә Изибаева. 
Ирек Шәрипов “Полер кас” фольклор ансамбленә 30 мең сумлык сертификат тапшырды. Район мәдәният йорты балетмейстеры Индира Тимкина мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
– Мари халкы – бик кунакчыл, ачык халык. Милләтнең гаилә традицияләре быел да бәйрәмнең төп темасы итеп алынды. Бәйрәмнәрне матур итеп оештыра да, күңелле итеп үткәрә дә белә алар. Чит төбәкләрдән, күрше районнардан килгән кунакларның, төрле кул эшләнмәләреннән ясалган күргәзмә белән танышып, мастер-классларда да теләп катнашуына игътибар иттем. Димәк, милләтнең үткәне дә, бүгенгесе дә кызыксындыра аларны, – диде район башлыгы Рамил Муллин. 
– Семык бәйрәмен ел да көтеп алабыз. Элек-электән бу көнне рәхәтләнеп ял иткәннәр. Бу көнне нәрсәдер эшләү, җир казу, әйбер утырту да, көчле тавыш белән кешеләрне борчу да ярамый. Бу көнне үлгән туганнарыбыз кайтып, юынып китә дигән ышану да яши. Шуңа күрә мунча ягыла, – ди Мари Бүләр авылыннан Миңлегәрәй Мәрдиев. 
– Бәйрәмгә әзерлек Семык үтәсе атнаның дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә үк башлана. Өй эче һәм каралты-кура бик җентекләп җыештырыла. Иске киемнәрдән, әйберләрдән дә котылырга кирәк. Элек авыл халкы бәйрәмгә махсус яңа киемнәр дә теккән. Поминаль өстәл аеруча үзенчәлекле итеп әзерләнә. Иртә белән һәр йортта камыр ризыклары, итле аш пешерелә, – ди Зәй шәһәреннән Мари Бүләр авылына килен булып төшкән Алсу Асылгәрәева. 
Бәйрәмдә ике сәхнә эшләде. Беренчесендә килгән кунаклар җылы теләкләрен җиткерсә, икенче сәхнәдә “Мари гүзәле” (“Мари ӱдыр”) һәм “Мари батыры” (“Мари Патыр”) бәйгесе кызды. Кукмара, Әгерҗе, Арча, Мөслим, Актаныш районнарыннан, Яр Чаллы, Казан, Мамадыш, Менделеевск шәһәрләреннән килгән 9 кыз һәм 8 егет үзләренең осталыкларын сынады. Алар арасында җиңүчене билгеләү жюри әгъзаларына бик җиңел дә булмады кебек. Мари телендә барган бәйгенең бар нечкәлекләренә үк төшенмәсәк тә, тәмле итеп пешерелгән камыр ризыкларын сәхнәгә чыгып мактауларын, җыр-биюләрен күреп, мари халкының борынгы көнкүреш әйберләрен күрсәтеп сөйләүләреннән аларның уңганлыкта-булганлыкта ярышканын аңладык. Үзебезне чит илдә дип хис иттек, валлаһи! Шәхсән үзем мари телен өйрәнергә кирәк, дигән фикер белән кайттым. “Мари гүзәле” исеменә Кукмара районнынан Ангелина Ирбулдина лаек булды. Яр Чаллы шәһәреннән Алексей Субаевка “Мари батыры” исеме бирелде. “Мари халкының телен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәни мирасын өйрәнү буенча аларга тиңнәр булмады”, – диде жюри. 
Семык күңелле мизгелләргә бай булды. Бер егет, мари сылуына тәкъдим ясап, бармагына алтын йөзек кидерде. Милләтне саклап калуда моның мөһим адым булуын искә алып, әлеге традицияне алга таба да дәвам итәргә, дигән фикер җиткерелде. 
Балалар өчен аерым уен мәйданчыгы эшләде. Өлкәннәр дә сынатмады. Теләгән һәркем, уеннарда катнашып, җырлап-биеп күңел ачты. Туган якны өйрәнү музее кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Төрле уен коралларында уйнау, кул эшләре – Мари чигү, Ив прутьлардан үрү, “Комна Мелна” традицион марий ризыкларын әзерләү – буенча мастер-класслар күрсәтелде. Семыкка килгән кунаклар авылның мәдәнияте, милли ашлары, уеннар үткәрелә торган мәйданнары белән дә танышты. Шунда ук мариларның иҗат коллективлары чыгышлары, төрле кызыклы уеннар, ярышлар да үткәрелде. Кунакларны Михайловка авылының “Рябинушка” рус фольклор ансамбле, Яңа Усыдан “Усыкай буйлары” крәшен фольклор ансамбле дә сәламләде һәм милли ризыкларын тәкъдим итте. Сәүдә гөрләде. Уен-көлке, җыр-бию төгәлләнгәннән соң, Семык байрагы тантаналы төстә киләсе елда бәйрәм узачак Менделеевск шәһәренә тапшырылды. Барлык коллективлар һәм килгән кунаклар бәйрәмне традицион әйлән-бәйлән белән төгәлләде.

Кунакларга татар халкының милли ризыгы – чәкчәк һәм катнашучы дипломнары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 
Мари халкының әлеге бәйрәм белән бәйле төрле ышанулары, гореф-гадәтләре дә бар икән. Явыз көчләр үтеп кермәсен өчен бәйрәмгә каршы төндә ишек-капкаларны бикләү, учак ягу кебек ритуаллар да яшәп килә. Яшьләр бәйрәм төнендә төрлечә күңел ача. Семыкта кичке сәгать 7дән 22.00 сәгатькә кадәр дискотека гөрләде. Яр Чаллы шәһәренең “Марий сем” мари коллективы белән егет-кызлар рәхәтләнеп ял итте, җырлады, биеде, бер-берсенә матур теләкләр теләде. Соңыннан яшьләр болынга китте һәм таңга кадәр уеннар уйнап күңел ачты. Бу көнне мари халкы зиратта да булды. “Үлгәннәрне” җырлар белән үзләренең “йортлары”на озатып, аларның каберләренә сый калдырып кайтты. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды. Мөслимебезгә килгән кунаклар матур хис-кичерешләр белән китте. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: