Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсемлекләрнең күрәзәлек итүен белә идегезме?

Күктә кояш көлә, ә тузганак чәчәкләре ябыла — яңгыр көтелә, һәм киресенчә: күк йөзе болытлана, караңгылана, күктә болытлар йөзә, ә тузганак чәчәкләрен ача — яңгыр булмаячак.

* Сары умырзаяның (утчәчәк) хуш исле эре чәчәкләре кич ачы­ла, яңгыр алдыннан аларга күбәләкләр куна. Әгәр кунмаса — һава аяз була.

* Чүп үләне булган йолдызак чәчәкләре иртәнге сәгать 9 ларда ачылып, көндезге 4 ләргә кадәр ачык торса — иртәгесен көн матур була. Әгәр йолдызак чәчәкләре шул иртәнге сәгатьләрдә ачылма- са, көндез яңгыр явар.

*Күрән (саз кыягы) чәчәге яңгыр явуга бер көн кала ябыла.

* Тырнак гөленең ачык кызгьшт-сары чәчәк төркемнәре яңгыр алдыннан ябылалар. Күктә кояш балкый һәм көн дә матур, ә болар барыбер ачылмыйлар — янгыр буласын хәбәр итәләр.

* Шайтан таягы да ышанычлы барометр була ала. Матур аяз көндә аның чәчәкле башындагы чәнечкеләре тырпая, ян-якларга җәелә. Бу чакта ана кул да тидерә алмыйсын. Яңгыр алдыннан шай­тан таягы чәнчеми, аның чәнечкеләре чәчәк башына кысыла.

*Умарта кортлары илләре белән шомыртта һәм миләштә гүли — иртәгә аяз көн булачак. Аларның чәчәкләре, миләүшә, күкбаш һәм ясмин кебек үк, коры көннәрдә дә нектар бүлеп чыгара. Умарта кор­тлары сәрби куакларын сырып алганнар икән — урманга барма, яңгыр явар.

• Ак черемчел (дрема) чәчәкләрендә кичтән үк күбәләкләр уты­ра икән, иртәгә янгыр булыр, дигән сүз.

* Кымызлык үләне (куян кәбестәсе) болытлы көнне һәм яңгыр алдыннан үзенең яфракларын сабагына кыса. Әгәр төнлә кымыз­лык үләне чәчәкләре ачылса, иртә белән яңгыр көт.

* Яңгыр алдыннан болын клеверы яфраклары бөрешә һәм бер­берләренә якыная, урман ярмагычының чәчәк төркемнәре салынып төшә, канлы үлән (чистотел) чәчәкләре аска иелә, болын эт эчәгесе чәчәкләре йомыла. Миләүшәләр дә моңсу гына салына, назлы мар­гаритка чәчәкләре дә аска иелә. Әгәр яңгырлы һава көтелә икән, ак төнбоек чәчәкләре иртән дә, көндез дә ачылмыйлар. Роза белән гөлҗимеш тә шулай.

* Чыршы һәм нарат ботаклары яңгыр алдыннан салынып төшәләр, ә күркәләренең кабырчыклары тыгызланып, бер-берлә­ренә ятып торалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күрәзә үсемлекләр чүп үләне