Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсемлекләр дөньясы

Бүген йортка байлык һәм уңыш китерә торган бүлмә гөлләре турында сөйләшербез. Үсемлекләр дөньясы ачылмаган серләр белән тулы.

Без аларның кешенең тавышына, аның эмоциональ хәләтенә, музыкага тәэсир итүен берничек тә аңлата алмыйбыз.

Кешегә байлык китерүче үсемлекләр турында бик күп легендалар яшәп килә. Бөтен кешенең дә 4 таҗлы тукранбаш, яки чәчәк аткан абаганы күрәсе килә. Бу мифлар бөтенесе дә борынгыдан килә. Ә шулай да, нинди бүлмә гөлләре өйгә байлык китерә соң?

1. Крассула, яки калын яфрак - иң билгеле акча гөле. Түгәрәк яфраклары формасы буенча тиен акчаларны хәтерләтә. Өегезгә байлык килсен дисәгез крассула үстерегез. Эффектлырак булсын өчен аны кызыл савытка утыртыгыз, төбенә вак акчалар салыгыз һәм кызыл лента белән бәйләгез. Гөл вак яфраклы булып үссә, кесәләрегездә җил уйнаячак, әгәр инде зур һәм калын яфраклы булып үсә икән - сезгә байлык ишелеп төшәчәк.

2. Бәхетле бамбук (драцена Сандера)

Бамбукның тиз үсә торган ботаклары өскә күтәрелү символы булып тора. Сезгә казинода бәхет елмаерга, яки латореяда оту мөмкинлеге булачак. Карьера үсешендә яхшы ярдәмче. Кызыл лента белән бизәлгән усемлек эш өстәлендә урын алала. Гөл озын гомерлелек символы да, шулай итеп сезнең унышларыгыз гомерлек булачак.

3. Бугенвиллея. Бу үсемлек акча символы санала. Ул аз гына шансны кулланып та зур уңышка ирешергә ярдәм итә. Финанс өлкәсендә беренче ярдәмче, кертемнәрне уңышлы һәм табышлы итәргә мөмкинлек бирә.

4.Абага гөле Нефролепис

Бу талымсыз үсемлек сезне теләсә-нәрсәгә кирәмәгәнгә акча туздырудан саклый. Комарлы, отышлы уеннарда саезгә бәхет елмаячак. Гөл сезгә ялкаулыктан котылырга, актив, оешкан булырга, башка кешеләрне дә ишетергә ярдәм итәчәк

5. Замиокулькас

Бу гөл халык телендә "доллар агачы " буларак билгеле. Йортыгызга уңыш һәм муллык алып килә. Эффектны көчәйтү өчен гөлне чын доллар купюролары белән бизәргә, гөл төбенә вак акча салырга киңәш ителә. Кертемегезне сумнарда аласыгыз килсә, россия акчасын элегез. Гөлнең авыруы һәм бигрәк тә үлүе - финанс проблемаларына ишарә.

6. Маранта. Халык телендә дога гөле дип йөртелә. Төнлә аның яфраклары өскә күтәрелә һәм бөтәрләнә. Бу гөл кешеләрне тынычландыру сәләтенә ия. Тормышта үз юлын таба алмаганнарга булыша. Күп көч куймыйча гына , тиз баерга булышлык итә.

7. Кактуслар - бик көчле финанс талисманы. Кактуслар өйгә караклар керүдән дә саклый. Кактусның һәр энәсенә байлык кадалган дип әйтәләр. Иң яхшысы өйдә бер генә түгел, берничә гөл үстетергә киңәш ителә. Кыюсыз, тыйнак кешегә гөл көч бирә,үз- үзенә ышанычын арттыра.

8. Аукуба, башка төрле итеп атаганда "алтын агач" дигәнне аңлата. Йортта тынычлык һәм бердәмлек булуга ярдәм итә, хуҗаларны башкалардан рәнҗеттерми, өй сагында тора. Үсемлек хуҗасын күренекле итәргә, артык кыюсызлыкны бетерергә, хәтта көтелмәгән талантларын ачарга да ярдәм итә.

9. Пахира "акча агачы" буларак билгеле. Аның яфраклары кеше кулының уч төбен хәтерләтә. Легендага ышансак, бер ярлы кеше шушы пахира агачы астында гыйбәдәт кыла, һәм аның өстенә акча ява башлый. Соңрак бу кеше гөлнең төшләрен сатып байлыгын тагын да арттыруга ирешә.

10. Кофе агачы. Кофе агачы җимешләре бик файдалы, чөнки гөл уңыш һәм бәхет символы булып санала. Бу гөл сезгә акча эшләүдә ярдәм итәчәк, кайгы һәм уңышсызлык килгәндә булышачак. Кофе бөртекләрен акча йолаларын башкарганда файдаланалар.

Үстергән гөлләрегез йортыгызга байлык, муллык, үзегезгә уңышлар, дәрәҗә алып килсен, дигән теләктә калабыз.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев